Әтнә районы гербы
Әтнә районы гербы | |
Нигезләнү датасы | 3 март 2006 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Әтнә районы һәм Татарстан |
Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль округы Гербы - Әтнә районы муниципаль берәмлегенең рәсми символы булып хезмәт итүче таныклык һәм хокук билгесе.
Герб 2006 елның 3 мартында Әтнә район Советының 6нчы карары белән расланды. [1]
Герб 2272нче номерлы теркәлү буенча Россия Федерациясенең Дәүләт Геральдик Реестрына һәм 46нчы номер белән Татарстан Республикасының Геральдик Реестрына кертелә.
Герб тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Зәңгәрсу (күк, зәңгәр) кырда чите алтын белән укаланган яшел лалә чәчәге; бөтен буйда сулдан уңга кыя яткан, очы белән аскы каймага терәлгән һәм түбәсе югарыга караган алтын-көмеш төстәге каз каурые урнаштырылган.
Герб символикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтнә районы гербы символлар һәм аллегорияләр телендә төбәкнең уникальлеген күрсәтә. Әтнә җире - борыңгы татар культурасы үзәкләренең берсе. Халык йолалары һәм гореф-гадәтләре, татар әдәби теле монда тулысынча сакланган. Традицион милли орнамент элементы - лалә чәчәге җирле халыкның халык традицияләренә тугрылыгын символлаштыра; татарларның матди һәм рухи культурасын саклау һәм үстерүдә Әтнә районының мөһим ролен күрсәтә.
Лалә чәчәгенең конурын төшергән язу каурые - Казан аръягы үзәге булган һәм бик күп бөек кешеләрнең - педагогларның, галимнәрнең, шагыйрьләрнең ватаны булган күп гасырлык мәгърифәт, рухи культура символы. Монда күренекле галим һәм рухи эшмәкәр Шиһабетдин Мәрҗани, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Сибгат Хәким, күренекле тел белгече Рәшит Рәхмәти-Арат туган. Каурыйның алтын өлеше борыңгы авыл хуҗалыгы традицияләрен һәм заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы производствосын - төбәк икътисадының нигезен символлаштыра.
Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
Көмеш - уйларның һәм омтылышларның чисталыгы, камиллеге, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Зәңгәр - намуслылык, вөҗданлык рухилык символы.
Герб тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Герб идеясы: Хәбибуллин Марат Мәхмүтович (ТР-ның Олы Әтнә авылы)
Герб Россия Геральдистлары Союзы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан яңадан каралды:
Рәмил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәлихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переводенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан районнары Герблары
- Әтнә өлкәсе флагы