Әтәлге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәлге latin yazuında])
Falco cherrug

Әтәлге (дала лачыны, лат. Falco cherrug) — лачын кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош. Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. ТР территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Нократ елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә. 5 пардан артык ояламый. Апрельдән сентябрьгә кадәр очрый.

Мәскәүдә шумкар күнегүләре

Озынлыгы 60 см га, канат җәеме 130 см га кадәр җитә. Каурый капламы сырт өлешендә соргылт көрән, корсагында көрән яки кара чуарлы җирән-ак. Оясын агачларда ясый, еш кына башка кошларның ояларын да файдалана. Кара нокталы 3–5 кызгылт-көрән йомырка сала. Ябылып яшәгәндә дә үрчи. Вак имезүчеләр, кошлар белән туклана. Кырларда вак кимерүчеләрне юк итеп файда китерә. Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарларда да элек-электән ау кошы буларак файдаланылган.

Татарстан кызыл китабына кертелгән.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]