Әтәч гөмбәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәч гөмбәләре latin yazuında])

Әтә́ч гөмбәләре́ (Cantһаrellus) - әтәч гөмбәләре гаиләлегеннән эшләпәле гөмбәләр ыругы. 70 ләп төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралганнар. Татарстан Республикасында бер төре - сары, яки гади әтәч гөмбәләре (C. cibarius) очрый. Ылыслы һәм яфраклы урманнарда төркем-төркем булып, сирәк кенә ялгыз үсә, июльдән октябрьгә кадәр очрый. Каен, чыршы, нарат белән микориза хасил итәләр.

Эшләпәсе йомырка сарысы төсендә, диаметры 4-10 см, яшь вакытта кабарынкы, соңрак батынкы, бүрәнкәсыман, төбенә бик нык береккән. Эшләпәсенең аскы ягында юан, дихотомик тармакланган җыерчыклары, төбенә таба кими бара. Йомшагы аксыл, резинкасыман сыгылмалы. Сабы цилиндрсыман, күп очракта төбенә таба тарайган, тоташ, шома, эшләпәсе белән бер төсле, озынлыгы 3-5 см, калынлыгы 0,5-1,5 см. Споралары төссез. Хуш исе һәм «кортламавы» белән аерылып тора.

Бик күп күләмдә В, һәм РР1 витаминнары, микроэлементлар бар. Ашарга яраклы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]