Әтәч менгән читәнгә (әсәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәч менгән читәнгә (әсәр) latin yazuında])
Әтәч менгән читәнгә
Жанр:

әсәр

Автор:

Аяз Гыйләҗев

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1979-1980

Әсәр тексты Викитекада
«Әтәч менгән читәнгә»: повестьлар / Аяз Гыйләҗев. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012.

«Әтәч менгән читәнгә»Аяз Гыйләҗев тарафыннан 1979 - 1980 елларда иҗат ителгән әсәр.

Төп мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр 11 бүлектән[1] тора.

Аяз Гыйләҗев үзе телеинтервьюларның берсендә[2] әсәрнең төп идеясен шулай итеп аңлата[3]:

« Муллык белән комсызлык килә икән, бу – хәвефле хәл. Тормыш бөтенлеге һәм күңел саранлыгы, күңел тарлыгы туа икән, бу – бик куркыныч хәл...«Әтәч менгән читәнгә» повесте минем соңгы еллардагы борчылулы уйлар нәтиҗәсе буларак туды. Моңарчы байтак әсәрләремдә мин, авыл кешесенең сафлыгына, туганлык хисләрен олылый алуына куанып, байтак мәдхия җырладым. Бу әсәремдә исә сагаю, хәвеф-борчылулар күбрәк урын алды. »

Аяз Гыйләҗев әлеге һәм шулай ук «Җомга көн кич белән» әсәрләре өчен 1983 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала.[4]

Сюжет сызыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрнең беренче бүлегенең төп геройлары - Гәрәйхан кушаматлы әтәч һәм каравылчы Хәйретдин агай. Икенче бүлектә әсәр сюжетына әтәчне читәннән бәреп төшергән Зәйтүн һәм әтәч хуҗасы Әнәс исемле малайлар килеп керә. Өченче бүлектә төп герой - Зәйтүннең апасы - Фирүзә. Дүртенче бүлек — укытучы Җәмил Камаловка, бишенче бүлек - Вәзиләгә багышлана. Автор геройларның кем булулары, яшәү рәвешләре һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләре белән таныштыра.

Төп образлар: Мирфатыйх, Сәләхетдин, Гөлбикә, Гөлмәрьям, Зәйтүн, Әнәс, Вәзилә, Җәмил, Хәйдәр, Мидхәт, Хәйретдин агай.

Әсәр сәхнәдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектакленең премьерасы Г.Камал театрында 2017 елның 27 декабрендә була.[5]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтәч менгән читәнгә [Текст] : повестьлар / Аяз Гыйләҗев. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012. - 429, [2] с. : портр.; 21 см. - (Татар прозасы = Татарская проза).; ISBN 978-5-298-02216-3

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кайбер бүлекләре йолдызчыклар белән тагын да ваграк өлешләргә бүленгән.
  2. 17.06.1982
  3. Татар сәхнәсендә – Аяз Гыйләҗев прозасы.
  4. Әхмәдуллин А. Яңалыкка омтылып: Аяз Гыйләҗев драматургиясенә бер караш // Соц. Татарстан. — 1989. — 11 март.
  5. Г.Камал театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектакленең премьерасы узды.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]