Эчтәлеккә күчү

Әтәч (Федоровка районы)

53°02′51″ т. к. 55°15′21″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәч (Федоровка районы) latin yazuında])
Әтәч
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Балыклинский сельсовет[d]
Халык саны 317 (2002)[1],
317 (2009)[1],
290 (2010)[2]
Почта индексы 453296
Карта

ӘтәчБашкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 290 кешенең яшәве мәгълүм.[3] Әтәч авылы Федоровка районының Балыклы авыл хакимиятенә һәм “Үрнәк” авыл хуҗалыгы биләмәсенә керә. Хәзерге вакытта бу борынгы авылда 168 йортта 400гә якын милләттәшебез яши. Тырыш халык тормыштан ямь табып, муллыкта, бәрәкәттә гомер кичерә. Җәмгысе 22 фамилияле гаиләләр теркәлгән биредә. Ибраһимовлар, Мөхәммәтшиннар, Гомәровлар – авылга нигез салучылардан. 1760-1770 елларда хәзерге Татарстан тарафларыннан өч ир-егет бүгенге Әтәч авылы урынына килеп төпләнә. 1795 елгы тарихи материалларга караганда, авылда унике гаилә яшәве мәгълүм. Тора-бара бирегә тагын да берничә гаилә күченеп килә һәм шулай авыл зурая башлый.[4]

Халык саны динамикасы:

2002[5]2009[5]2010[3]
317 317 290

Авылда туган танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.