Әфганстан гимны
Оркестр башкаруында, гимнның җыйнак варианты
Әфганстанның бүгенге дәүләт гимны нәкъ шулай атала да — “Милли гимн” (пушту телендә ملی سرود — Millī Surūd; фарсы (дари) телендә سرود ملی —Surūde Millī). Тагын бер исеме — “Милли җыр” (ملي تـﺮانه). Аның сүзләрен АКШта яшәүче әфган шагыйре Габделбари Җаһани (عبدالباري جهاني)[1] язган. Ә көен, Әфганстанда туса да, 1980 елдан бирле Алманиядә яшәүче һәм 1996 елда бу илнең ватандашы булып киткән көйязар, дирижёр һәм хор җитәкчесе Бабрак Васса (Babrak Wassa[2]) иҗат иткән.
Гамәлдәге гимн тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пушту телендә (төп нөсхә) | Латин язуында (пушту) | Татар теленә тәрҗемәсе | Дари теленә тәрҗемәсе | Латин язуында (дари) |
---|---|---|---|---|
Беренче куплет | ||||
دا وطن افغانستان دی |
Dā watan Afgānistān dai, |
Бу ил — безнең Әфганстан, |
این کشور افغانستان است |
in kishvar afghānistān ast |
Икенче куплет | ||||
دا وطن د ټولو كور دى |
Dā watan də ttolo kor dai, |
Күп кавем илгә ватандар: |
این کشور خانهٔ همه است |
in kishvar khāni-yi-hame ast |
Өченче куплет | ||||
ور سره عرب، ګوجر دي |
Wər sara Arəb, Guǰər di, |
Бердәй гарәпләр, гүҗҗарлар, |
هم عرب و گوجر است |
ham arab o gujar ast |
Дүртенче куплет | ||||
دا هيواد به تل ځلېږي |
Dā hiwād ba təl dzaleγ̌i, |
Балкыр ил дөнья күгендә |
این کشور همیشه تابان خواهد بد |
in kishvar hamēshi tābān khwahda bud |
Бишенче куплет | ||||
نوم د حق مو دى رهبر |
Num də haq mo dai rahbar, |
Әйт: “Илаһым — Хак вә Рәһбәр; |
نام حق است ما را رهبر |
nām haq ast mā rā rahbar |
Әфган гимннарының тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
[4]
Сәяси, иҗтимагый, милләтара һәм дини тормышы һәрвакыт кайнап торган Әфганстан — дөньяда үз дәүләт гимнын еш алмаштыручы санаулы илләрнең берсе. Моңа кадәр бу илдә, идарә системасы һәм режимнар алмашынган саен, кагыйдә буларак, төп милли җырны да үзгәртеп торалар иде.
Монархия чорының 1926–1943 елларында “Кыйралны сәламләү” гимны гамәлдә булса, 1943–1973 елларда аны “Безнең кыю һәм намуслы шаһыбыз” (икенче исеме — “Бөек сәламләү”) мәдхиясе алмаштырды. Икесе дә сүзсез иде.
1978 елда Әфганстанда социалистик инкыйлаб оештырылды һәм илдә советчыл идарә режимы урнашты. Һәм 1992 елга кадәр Әфганстан Демократик Җөмһүриятенең гимны “Ялкынлан, гел ялкынлана бар” (گرم شه، لا گرم شه) дип аталган иде. Бусы текстлы булды, сүзләре фарсы-дари телендә язылып, башка телләргә күчерелде.
Советларның Әфганстандагы сугышы тәмамланып, коммунист [[[Нәҗибулла]] бәреп төшерелгәч, хакимияткә мөҗәһидләр (талиплар) килде, һәм Әфганстан, гади генә итеп гимнны һәм аның төп нөсхәсе телен алмаштыру аша, бер мәлдә “Ислам терәге, Азия үзәге” (قلعه اسلام قلب اسیا) булып китте. Бу җыр инде пушту телендә язылган иде. Ә илдәге кан коюлы ватандашлар сугышы, 1978 елда ничек башланган булса, шулай дәвам итте. Ә 1999 елда “үтә диндар һәм динчел” хакимнәрнең аңы бөтенләй томаланып китте: Исламда музыка булырга тиеш түгел дип, әлеге гимнны тыйдылар. 2002 елда гына аңлашыла башлады: милли һәм дәүләт символлары аша үз кыйбласын табып берләшә алмаганнарга Күкләрдән ярдәм килеп ирешми икән. Ләкин яңадан кайтарылган “Ислам терәге, Азия үзәге” җыры күпмилләтле, күпмәзһәбле һәм җәмгыять тормышы җайга салынмаган илне барыбер берләштерә алмады.
Ниһаять, Әфганстан җитәкчелеге “радикаль символик чишелеш” тапты. Башта дәүләт конституциясен алмаштырдылар: ил парламенты (Бөек Шура, пуштуча لويه جرګه, Луйа Җәргъә) яңа төп канунның 20 нче маддәсендә “Әфганстан гимны пушту телендә языла һәм аңарда илдә яшәүче бөтен милләтләрнең исемнәре атала”, дип язып куйды. Һәм әле тагын гимн азагында тәкбир әйтелгән булырга тиеш иде. 2006 елда нәкъ шулай эшләделәр дә.[5]
Шуның белән Әфганстанда “гимннар парады” тәмам булыр кебек тоелды. Ләкин... аңы катып калган үтә диндарлар тагын дәгъва белдерделәр: “Аллаһы әкбәр” сүзләре җырда җырланырга тиеш түгел! Телдән генә әйтергә! Бу нәрсә илдә милли каршылыклар китереп чыгарачак”. Согуд Гарәбстанының дәүләт гимнында да тәкбир әйтелгән бит, югыйсә.[6] Хәтта талипларның 1992 елда кабул ителгән текстында да тәкбир һәр куплет саен өч мәртәбә кабатлана иде. Юк, әфган динчеләренең үз туксаны туксан. Теләк булса, сәбәп табыла инде ул...[7]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=AndVQ_eRK-U
- ↑ https://de.wikipedia.org/wiki/Datei:Babrak_Wassa_2012.jpg
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Afghan_National_Anthem
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/Afghan_National_Anthem#History
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=5P96aEl0z6k%7C гимнның тулысынча башкарылуы
- ↑ https://ar.wikipedia.org/wiki/%D8%A7%D9%84%D9%86%D8%B4%D9%8A%D8%AF_%D8%A7%D9%84%D9%88%D8%B7%D9%86%D9%8A_%D8%A7%D9%84%D8%B3%D8%B9%D9%88%D8%AF%D9%8A
- ↑ https://ps.wikipedia.org/wiki/%D8%AF_%D8%A7%D9%81%D8%BA%D8%A7%D9%86%D8%B3%D8%AA%D8%A7%D9%86_%D9%88%D9%84%D8%B3%D9%8A_%D9%84%D8%A7%D8%B1%D9%87