Эчтәлеккә күчү

Әфлисун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әфлисун latin yazuında])
Әфлисун
Сурәт
Халыкара фәнни исем Citrus ×sinensis
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон цитрус[d]
Таксонның халык атамасы sweet orange[1], oranger, appelsiini[2], 來母, ਮੁਸੰਮੀ[3], مُسمّی[3], 陈皮[4], 甜橙[5][6][7], naranxal[8] һәм pomarančevec
Нәрсәнең гибриды C. reticulata[d] һәм C. maxima[d]
Нәрсәнең чыганагы әфлисун[d], әфлисун кабыгы[d], әфлисун мае[d], orange sweet oil[d], әфлисун үзагачы[d], blood orange scent[d] һәм orange zest[d]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы gbif.org/dataset/31dc1507-a6e1-4233-a8df-c7a78596a7e4(ингл.)
Үсемлекнең суыкка чыдамлыгы 9 зона[d][9]
Таксон ареалы Кытай[5], Тибет автоном төбәге[d][6], Гуандун[d][7], Палмейрандия[10] һәм Габон[11][12]
Җимеш төсе кызгылт сары
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10782[13]
 Әфлисун Викиҗыентыкта

Әфлисун (лат. Cītrus × sinēnsis) — цитруслардан булган җимеш агачы. Рутачалар семьялыгының Цитрус ыругына караучы биологик төр һәм шул агачның җимеше.

Әфлисун — дөньяның барлык тропик һәм субтропик өлкәләрендә иң киң таралган цитрус культурасы[14].

Мандарин (Citrus reticulata) һәм помело (Citrus maxima) гибриды [15].

Үсемлек Кытайда безнең эрага кадәр 2,5 мең ел элек үк культивацияләнә. Әфлисун турындагы иң элекке язмалар б.э.к. 314нче елгы Кытай чыганагында күрсәтелә.[16]. Европага Португалия диңгезчеләре тарафыннан китерелә. Шуннан соң әфлисун агачларын үстерү модасы киң тарала; моның өчен оранжерея (фр. orange — «әфлисун») дип аталучы махсус пыяла корылмалар төзи башлыйлар. Әфлисун агачлары Урта диңгезнең буеннан-буена, шулай ук Үзәк Америкада үсәләр.[17].

«Әфлисун» сүзе нидерланд теленнән алынган (нид. appelsien) (хәзер ешрак sinaasappel, алман. Apfelsine формалары кулланыла). фр. pomme de Chine (турыдан-туры — «Кытай алмасы») калькасы да бар, хәзер бу исем фр. orange сүзе тарафыннан кысрыкланган)[18].

Гарәпләр әфлисунны Португалиядә күргәннәре өчен аны البرتقالي – әл-буртакал дип атаганнар. Моннан: юнан (грек.): пορτοκάλι, макед.: портокал, румын.: portocaliu, төрекчә: portakal.

Рус телендә әфлисун элек "фарсы алмасы" яки "төрек алмасы" дип аталган (бу атамалар астында ул 1654нче елгы "Даруханә дарулары исемлеге"ндә күрсәтелә. "Апельсин" атамасы беренче тапкыр 1700нче елда голланд теленнән алынма буларак кулланыла.[19].

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Histoire et culture des orangers, 1872 китабыннан ботаник иллюстрация

Цитруслар трибасының Рутачалар семьялыгы, Померанецлылар (Aurantioideae) ассемьялыгына караучы шактый биек агач.[20]. Күпъеллык катлаулы бөтен яфраклары канатлы сапчыклары белән киң буын аша тоташалар. Ак чәчәкләре алтышарлап урнаша, биш өлешле таҗны, күпсанлы серкәлекләрне һәм бер җимшәнне үз эчләренә алалар (бу чәчәкләр «fleurs d’orange» дип тә атала).

Кызыл әфлисун җимешләре

Чәчәк формуласы: [21].

Җимеше — күп оялы, күп орлыклы, калын ике катлы кабыклы гесперидий яки померанец. Йомшагы өлешләргә җиңел бүленә, һәр оясы бер яки ике орлыкка ия[22].

Тәме буенча аеруча юка кабыклы, сусыл, эре Мальта, Генуэз, Малага, Сицилия әфлисуннары аеруча югары дәрәҗәдә исәпләнә. Кайбер агачлары 100-150 ел яши, елына 38 000гә кадәр җимеш бирергә сәләтле.[17]. Вегетация чоры дәвамында әфлисунның төрле климат шартларында 2—3 үсеш чоры булуы мөмкин. Яфраклары даими алышынып тора, алар- ның уртача гомере 2,5 ел. Язгы вегетация чоры һаваның җылылыгы 10— 12° булып урнашкач башлана. -6° булганда — яфраклары, -8—9° бул­ганда җир өсте өлеше үлә. Ялганган үсемлекләр утыртканнан соң 3—4 ел үткәч җимеш бирә башлый. Чәчәкләре дүртенче яки аннан да өстәрәк ботакларда барлык­ка килә. Җимешләре ел саен, икенче елын үскән ботакларда була. Әйбәт елларда уңыш 1 га дан 20—25 тонна алына.

Сулдан уңга: бәбәктәге яфраклар; чәчәк; яшь җимешләр; орлыклар
Әфлисун җимешләре

Витаминнарга, эфир майларына һәм башка биологик актив матдәләргә бай булу сәбәпле бу җимешләрне гиповитаминозлар, бавыр, йөрәк, кан тамырлары, матдәләр алмашы авыруларын дәвалауда кулланалар. Составындагы пектиннар ашкайнатуны яхшырта, калын эчәкнең эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әфлисун суы - цинга авыруының профилактика чарасы.

Әфлисун җимешләрендә 12% ка кадәр шикәр; 0,6—2% лимон кисло­тасы, 6 мг% ка кадәр аскорбин кислотасы, шулай ук Р, А, Вь В: вита­миннары, пектин, буяу матдәләре, фитонцидлар, минераль матдәләрдән калий (197 мг%), кальций, фосфор; җимешләрнең кабыгында, чәчәкләрендә һәм яфракларында эфир майлары бар.

Әче әфлисунның яфракларында һәм яшь җимешләрендә гесперидин, аурантамарин, карингтин гликозидлары, С, А, В һәм Р витаминнары бар. Франциянең көньягында аның чәчәкләреннән парфюмерия өчен эфир майлары алалар. Англиядә дә эфир маен даруларны һәм азык- төлекне хуш исле итү өчен кулланалар.

Кабыгыннан төнәтмәләр, кайнатмалар, ликёр, цукатлар, әфлисун мае ясыйлар. Әфлисун суы ресторан һәм кафеларда киң таралган эчемлек.

Тиз бозылулары сәбәпле алар саклау һәм еракка илтү өчен махсус шартлар таләп итә. Аларны пешмәгән килеш агачтан өзеп, тартмаларга 200-500 данәдән урнаштырып, һәрберсен кәгазьгә төреп урнаштыралар.

Икътисад өчен мәгънәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әфлисуннар

Әфлисуннар үстерү АКШ (Флорида һәм Калифорния штатлары), Бразилия, Мексика, Пакистан, Кытай, Һиндстан, Италия, Иран, Мисыр, Төркия икътисадында зур урын алып тора. Испания, Көньяк Африка һәм Греция өчен әһәмияте бераз түбәнрәк.[23].[24].

1974нче ел белән чагыштырганда 2004нче елда әфлисуннар җитештерү 99,8 %ка арткан.

Дөньяда әфлисуннар җитештерү
196518 724
197024 868
197532 204
198040 014
198540 875
199049 705
199558 496
200063 793
200562 832
200665 910
200765 502
200869 497
200967 594
201069 508
201875 413
Төп әфлисун җитештерүче илләр (тонналарда)
[25]
Ил2009201420182020
Бразилия1632016 713 53416 707 897
Һиндстан52018 367 0009 854 000
Кытай69009 103 9087 500 000
АКШ60974 833 4804 766 350
Мексика43004 737 9904 648 620
Испания26173 639 8533 343 960
Мисыр26303 246 4833 157 960
Индонезия21022 510 4422 722 952
Иран27131 889 2522 225 615
Италия23591 522 2131 772 770
Пакистан14921 589 8561 624 994
Көньяк Африка16001 775 7601 555 132
Төркия16891 900 0001 333 975
Алжир6261 174 845
Вьетнам6751 149 898
Аргентина9001 040 114
Греция800886 640
Марокко750806 342
Гана528697 637
Перу554 818
Сүрия689502 966

Эшкәртелмәгән җимешләр
(100g азык-төлек кыйммәте)

Су : 86,75 г Минераль матдәләр: 0,44 г Үсемлек җепселләре: 2,4 г Энергия кыйммәте: 47 ккал
Углеводлар: 11,75 г Шул исәптән — Моносахаридлар: 9,35 г Аксымнар: 0,94 г Майлар: 0,12 г
Микроэлементлар
Калий: 181 мг Фосфор: 14 мг Кальций: 40 мг Магний: 10 мг
Натрий: 0 мг Тимер: 100 мкг Бакыр: 45 мкг Цинк: 70 мкг
Витаминнар
C витамины: 53,2 мг B₁ витамины: 87 мкг B₂ витамины: 40 мкг B₃ витамины: 282 мкг
B₅ витамины: 250 мкг B₆ витамины: 60 мкг B₉ витамины: 0 мкг B₁₂ витамины: 0 мкг
A витамины: 225 МЕ Ретинол: 0 мкг E витамины: 0,18 мкг K витамины: 0 мкг
Май кислоталары
Туендырылган: 15 мг Моно-туендырылмаган: 23 мг Поли-туендырылмаган: 25 мг Холестерин: 0 мг
  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  3. 1 2 Singh J. Punjabi-English DictionaryPatiala: Publication Bureau, Punjabi University, 2009. — 1379 p.
  4. 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  5. 1 2 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  6. 1 2 (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 西藏维管植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distribution of vascular plants in Xizang, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023188
  7. 1 2 (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  8. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  9. https://plants.ces.ncsu.edu/plants/citrus-x-sinensis/
  10. https://floradobrasil.jbrj.gov.br/reflora/herbarioVirtual
  11. (unspecified title) — 2023. — doi:10.15468/J6VFUW
  12. Obiang P. E., Mboma R., Nestor Laurier Engone Obiang һ.б. Gabon medicinal plants
  13. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  14. Энциклопедический словарь лекарственных, эфирномасличных и ядовитых растений. — Сельхозгиз.
  15. Nicolosi, E. et al. Citrus phylogeny and genetic origin of important species as investigated by molecular markers (en) // Theoretical and Applied Genetics. — 2000. — № 100 (8). — P. 1155—1166. DOI:10.1007/s001220051419 буларак килеп чыгышы турында гипотеза бар.
  16. (2013-01) «The draft genome of sweet orange (Citrus sinensis)». Nature Genetics 45 (1): 59–66. DOI:10.1038/ng.2472. PMID 23179022.
  17. 1 2 Ивченко С. И. Загадки цинхоны. М.: Молодая гвардия, 1965. — С. 127—128. — 208 с.
  18. Цыганенко Г. П. Этимологический словарь русского языка. — 2-е изд. — Киев: Радянська школа, 1989. — С. 18. — 511 с. ISBN 5-330-00735-6.
  19. Персидское яблоко, или апельсин // журнал "Наука и жизнь", 7, 1982 стр.19
  20. Grant, M., Blackmore, S., Morton, C. Pollen morphology of the subfamily Aurantioideae (Rutaceae) // Grana. — 2000. — № 39 (1). — P. 8—20. DOI:10.1080/00173130150503768
  21. Барабанов Е. И. Ботаника: учебник для студ. высш. учеб. заведений. М.: Академия, 2006. — С. 300. — 448 с. ISBN 5-7695-2656-4.
  22. Жизнь растений, т. 5, ч. 2, 1981
  23. Spiegel-Roy P. On the chimeral nature of the Shamouti orange (en) // Euphytica. — 1979. — Т. 28. — № 2. — С. 361—365.
  24. Кунах В. А. Геномная изменчивость соматических клеток растений (ru) // Биополимеры и клетка. — 1995. — Т. 11. — № 6.
  25. ФАО.
  • Жизнь растений, т. 5, ч. 2
  • Clarissa Hyman. Oranges: A Global History(ингл.). — Reaktion Books, 2013. — 151 p.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]