Әхмәдзәки мәчете
Внешний вид
Мәчет | |
Әхмәдзәки мәчете
| |
![]() | |
Ил | Россия |
шәһәр | Татарстан, Казан, Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Нигезләнгән | 2018 |
Төзелеш еллары | 2018—2022 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Әхмәдзәки мәчете Викиҗыентыкта |
Әхмәдзәки мәчете, «Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы» — Казанның Киров районы Залесный һәм Салават күпере бистәләрендә төзелгән мәчет. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет.
Залесная һәм Осиновская урамнары киселешендә урнашкан. Мәчеткә 1970—1990 елларда Казанның «Мәрҗани» мәчетенең имамы булган Әхмәтзәки Сафиуллин исеме бирелгән. Мәчет 2020 елда төзелеп бетер дип уйланылган. 2022 елның 2 маенда Ураза гаете көнендә ачылган.
Мәчет комплексына мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты, хуҗалык бинасы кергән[1]. 73 машинага исәпләнгән парковкасы бар.
Архитекторлары ― Лира Айрат кызы Гәрәева (Гаилә мәчетен проектлаучы) һәм Айвар Гомәр улы Саттаров.[2].