Әхмәдулла Йосыпов
Йосыпов Әхмәдулла Мөхәммәтзакир улы — хәрби хезмәткәр, полковник.
1903 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укып башлангыч белем ала. Казан шәһәрендә эшләп үзлегеннән белемен күтәрә һәм Казан медицина институтына керә. Аны тәмамлап Казан шәһәрендә табиб булып эшли.
1937 елда баҗасы, атаклы язучы Кави Нәҗми белән бергә сәяси гаепләүләр белән кулга алына. Бер елга сузылган тикшерүләрдән соң акланып азат ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Кызыл Армия сафларына алына, хәрби госпитальләрдә эшли, кыр госпитале начальнигы була. Сугыш юлларында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Ә.Йосыпов Казанга кайта һәм Казан медицина институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры булып озак еллар эшли. Шушы чорда аны утызмеңчеләр сафында Арча районының Наласа авылына җибәрәләр, 1956-1957 елларда ул мондагы колхозның рәисе була. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле кире медицина институтындагы эшенә кайта
Ә.М.Йосыпов 1966 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
- Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
- Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.