Әхмәдулла Сарлыбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәдулла Сарлыбаев latin yazuında])

Сарлыбаев Әхмәдулла Харрас улы (рус. Сарлыбаев Ахметдулла Харрасович; 1904 ел — ?) — Бөек Ватан сугышы сугышчысы, 112-нче Башкорт атлы төмәненең туп төзәүчесе, өлкән сержант. Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәдулла Харрас улы Сарлыбаев 1904 елда хәзерге Башкортстанның Баймак районы Иделбай авылында туган. 1941 елның 12 ноябрендә Баймак районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 275-нче атлы полкының 28-нче укчылар дивизиясендә туп төзәүчесе булып хезмәт итә[2].

Батырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән бүләкләү кәгазеннән:

« Иптәш Сарлыбаев, 6 мм пушкалар батареясы төзәүчесе сыйфатында, 1944 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр немец илбасарлары белән суғышта үзен кыю һәм каһарман итеп күрсәтте. Орудиены төгәл төзәүе ярдәмендә расчет дошманның дүрт ут нөктәсен, өч блиндажын һәм күзәтү пунктын юк итте. Суғышта яралана, ләкин, командованиеның заданиеләрен үтәп бөтмичә, суғыш кырын калдырмый[3] »

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]