Әхмәдулла Әхмәтгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәдулла Әхмәтгалиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәдулла Әхмәтгалиев
Ә.Ә.Әхмәтгалиев.jpg
Туган телдә исем Әхмәдулла Әхмәтгали улы Әхмәтгалиев
Туган 1931(1931)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Усы
Үлгән 2005(2005)
РФ, ТР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, төбәк тарихчысы
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Әхмәдулла Әхмәтгалиев, Әхмәдулла Әхмәтгали улы Әхмәтгалиев (1931 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Усы2005 ел, РФ, ТР, Мөслим районы, Мөслим) — төбәк тарихын өйрәнүче, Мөслим районы тарихы турында беренче китап авторы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь вакыты

1931 елда ТАССР Актаныш районы Усы авылында туган. Минзәлә педагогика укуханәсен, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елда Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәбендә эшли. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайта. ТАССРның элекке Калинин районы(рус.) мәктәпләрендә укытучы, ВЛКСМ райкомы сәркатибе булып эшли.

1959 елдан Мөслим районы укучылар йортының (беренче) директоры. 1959 елның 12 октябрендә элекке Калинин районы бетерелгәч, анда эшләгән пионерлар һәм укучылар йорты ТАССР мәгариф министрлыгы фәрманы нигезендә 1959 елның ноябрь аенда бөтен штатлары белән Мөслимгә күчерелә. Ул район мәдәният йортының икенче катындагы бүлмәләргә урнаштырыла. Ә. Ә. Әхмәтгалиев укучылар өчен күптөрле түгәрәкләр (автомодельче, судомодельче, фототүгәрәк, туризм, туган якны өйрәнү, үзешчән сәнгать, курчак театры), актив укулары, семинарлар, слет, смотр, конкурс, конференция, очрашулар оештыра.

19651991 елларда КПСС Мөслим район комитетының сәяси мәгариф кабинеты мөдире.

19911995 елларда Мөслим районы яшь туристлар станциясе директоры, методист. 1995 елдан пенсиядә.

Төбәк тарихчысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь туристлар станциясе директоры булып эшләгәндә, Мөслим төбәге тарихын өйрәнүне башлап җибәрә. Район архивындагы, район мәктәпләре музейларындагы, матбугатта чыккан материалларны җентекләп өйрәнә, өлкән яшьтәге кешеләр белән очраша, тарихи китапларны өйрәнә, Казан, Уфа дәүләт архивларында эшли. Мөслим районының 70 еллыгына Мөслим төбәгенең тарихын язып өлгертә. Әлеге эш нәтиҗәсе булып, «Яр Чаллы типографиясе» дәүләт унитар предприятиесендә Мөслим төбәгенең беренче тарихы — «Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр» китабы (2003) дөнья күрә.

« Районыбызның үткәненә җан өргән Сезнең бу китабыгыз зур фәнни хезмәт тә, мөслимлеләргә кадерле бүләк тә. Шикләнмичә әйтергә мөмкин: башланган эшегезне яшьләр дәреслек кебек өйрәнерләр һәм дәвам итәрләр. Сезнең фидакарьлекнең бәһасе әнә шундый. Бу — зур бәхет!
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фоат Садриев. Фидакарьлек (Автор турында берничә сүз). Китапта: Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003 ел, 227-228нче бит.
  2. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 502-503нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]