Әхмәд Искәндәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәд Искәндәров latin yazuında])
Әхмәд Искәндәров
Туган телдә исем әзери. Əhməd Əhməd oğlu İsgəndərov
Туган 23 ноябрь 1927(1927-11-23)
Мардакян[d], Бакинский уезд[d], Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Үлгән 13 октябрь 2017(2017-10-13) (89 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Военный институт иностранных языков[d] һәм МДУның фәлсәфә факультеты[d]
Һөнәре тарихчы, японист, университет профессоры, баш мөхәррир
Эш бирүче Военный институт иностранных языков[d], Проблемы мира и социализма[d], ССРБ чит ил эшләре министрлыгы[d], РФА гомуми тарих институты[d], Русия халыклар дуслыгы университеты һәм Вопросы истории[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1969)
Гыйльми исем: профессор[d]


Әхмәд Әхмәд улы Искәндәров (әзери. Əhməd Əhməd oğlu İsgəndərov; 1927 елның 23 ноябре, Мардакян, Әзербайҗан ССР, ССРБ2017 елның 13 октябре, Мәскәү[1]) — совет һәм Россия тарихчысы, көнчыгышны өйрәнүчесе, Япониянең урта гасыр тарихы буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы, профессор. РФА әгъза-корреспонденты (1979 елдан ССРБ ФА әгъза-корреспонденты). «Тарих мәсьәләләре» журналының баш мөхәррире.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәд Искәндәров 1927 елның 23 ноябрендә Әзербайҗан ССРның Азизбәк районы Мардакян авылында туган. 1940 елда әнисе вафатыннан соң Бакыга күчә, анда 8 нче урта мәктәптә укуын дәвам итә.

1943 елда Бакы архитектура техникумына укырга керә, анда 1 ел дәвамында белем ала. 1944 елда яңа гына оешкан Хәрби-диңгез әзерлек училищесына күчерелә. 1945 елның июлендә Мәскәүдәге Чит телләр хәрби институтының Япония бүлегенә укырга керә, өлкән лейтенант исемендә чыгарыла (1950). Ике ел Чит телләр хәрби институтында эшли. 1953 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Азия халыклары институты аспирантурасына укырга керә. 1955 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый.

1958 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «XVI гасыр Япониянең феодаль шәһәре» темасы буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. 1969 елда шунда ук «Хәзерге милли-азатлык инкыйлабларын үстерү мәсьәләләре» темасы буенча тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3].

1958—1965 елларда Прагада нәшер ителгән «Проблемы мира и социализма» журналында мөхәррир-консультант, бүлек мөдире урынбасары (1958—1960), бүлек мөдире (1963—1965) вазыйфаларында эшли. 1965—1968 елларда КПСС ҮК каршындагы мәгълүмат бүлегендә эшли, ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының эксперт-консультанты (1969—1970). 1968 елда Халыкара эш хәрәкәте институты директоры урынбасары итеп күчерелә, 1972 елдан — Гомуми тарих институты директоры урынбасары. 1972—1997 елларда Халыклар дуслыгы университетының гомуми тарих кафедрасы мөдире. 1970 елда профессор исемендә раслана, 1979 елның 15 мартында Тарих бүлеге буенча ССРБ ФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1987 елдан — «Тарих мәсьәләләре» журналының баш мөхәррире.

Фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре — Япониянең гомуми тарихы, көнчыгышны өйрәнү, урта гасыр тарихы. XXI гасыр Россия комитеты президиумы әгъзасы.

2017 елның 13 октябрендә вафат була. Мәскәүдә Введенское зиратында җирләнгән[4].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән булган. Кызы — Марина Ахмедовна Лагода (1955) — тарихчы; улы — Пётр Искәндәров (1966) — тарих фәннәре кандидаты, РФА славян халыклары тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эшләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Искендеров А. А. Феодальный город Японии XVI столетия. — М., 1962.
  • Искендеров А. А. Национально-освободительное движение: проблемы, закономерности, перспективы. — М., 1970.
  • Искендеров А. А. Третий мир: проблемы и перспективы / (на многих языках, в соавт.). — М., 1972—1974.
  • Искендеров А. А. Африка: политика, экономика, идеология (на англ. и фр. яз.). — М., 1973—1976.
  • Тоётоми Хидэёси. М., 1984;
  • Искендеров А. А. Освободившиеся страны на пороге XXI в. — М., 1988.
  • Искендеров А. А. История и общество. — М., 1988.
  • Энциклопедический словарь юного историка / отв. ред. А. А. Искендеров. — 2-3 изд. — М.: Педагогика, 1994, 1997.
  • Закат империи. М., 2001.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биографическая справка на официальном сайте РАН
  2. Искендеров, Ахмед Ахмедович. Феодальный город Японии XVI столетия: Автореферат дис. … канд. ист. наук / Акад. наук СССР. Ин-т востоковедения. — Москва : [б. и.], 1958. — 23 с.
  3. Искендеров, Ахмед Ахмедович. Вопросы развития современных национально-освободительных революций: Автореферат дис. … д-ра ист. наук / АН СССР. Ин-т востоковедения. — Москва : [б. и.], 1969. — 42 с.
  4. Могила А. А. Искендерова на Введенском кладбище
  5. Искендеров Пётр Ахмедович на сайте Института славяноведения

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]