Эчтәлеккә күчү

Әхмәд әш-Шара

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәд әш-Шара latin yazuında])
Әхмәд әш-Шара
Сүрия Башлыгы
(De facto)
Вазыйфага керешкән
2024 елның 8 декабре
Аңа кадәр Бәшәр Әсәд (Сүрия президенты буларак)
Хәяту Тахрири-ш-Шам[d]
әмире
Вазыйфага керешкән
2017 елдан
Җәбһәт Фәтах Әш-Шам
җитәкчесе
Вазыйфада
2016 ел – 2017 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 октябрь 1982(1982-10-29) (42 яшь)
Согуд Гарәбстаны, Әр-Рияд[d]
Сәяси фирка Хәяту Тахрири-ш-Шам[d]
Җефет Латифа аш-Шараа[d][1]
Әти Хөсәен әш-Шара[d]
Сугышлар/бәрелешләр Гыйрак сугышы[d], Гыйракта баш күтәрүчеләр сугышы (2011 елдан)[d] һәм Süriä watandaşlar suğışı

Әхмәд Хөсәен әш-Шара (гарәп. أحمد حسين الشرع‎, шулай ук үзенең сугышчан Әбу Мөхәммәд Әл-Җулани (гарәп. أبو محمد الجولاني‎) псевдонимы белән билгеле (1982 елның 29 октябре, Согуд Гарәбстаны, Әр-Рияд) ― сүрияле хәрби җитәкче һәм сәясәтче, 2024 елдан Сүриянең де-факто лидеры[2][3][4][5]. 2017 елдан бирле Сүрия ватандашлар сугышын җитәкләгән баш күтәрүчеләрнең актив хәрби башлыкларының берсе.

1982 елның 29 октябрендә гаиләсе Согуд Гарәбстаны башкаласы Әл-Риядка күченгәннән соң туган. Чыгышы белән Голан биеклекләрендәге Әл-Кунейтра өлкәсендәге Әл-Рәфид авылыннан. Әтисе – Якын Көнчыгышта танылган нефть сәнәгате эшлеклесе, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгате турында китаплар авторы. Әнисе ― география укытучысы.

Гыйрак сугышы (2003―2011) вакытында чыгышы белән иорданияле, җиһад хәрәкәтенең танылган эшлеклесе Әбу Мусгаб әз-Зәркави[d] (1966―2006) тарафдары булган. Америка махсус хезмәтләре мәгълүматлары буенча, әз-Зәркави «Әл-Кагыйдә» халыкара террорчылык оешмасында Үсамә бин Ладиннең[d] иң якын көрәштәшләренең берсе һәм «Әнсарүл-Ислам»[d] Гыйрак төркеме җитәкчесе булган[6].

Америкалылар тарафыннан кулга алына һәм Букка лагеренда тотыла. 2008 елда иреккә чыга. «Гыйрак Ислам дәүләте» оешмасына нигез салучыларның берсе була. Бу оешма боерыгы буенча Сүриягә, бүлендек структура оештыру өчен җибәрелгән. 2012 елда Җәбһәт Фәтах Әш-Шам оешмасын булдырган, ул бик күп җиһадчы төркемнәрне йоткан һәм баш күтәрүче-сәләфиләр арасында өстенлек итә башлаган.

Әмма шуннан соң озак та үтми, Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләтенең Әл-Кагыйдә белән конфликты аркасында, Әл-Җулани ГШИДкә буйсынудан һәм 2013 елдан 2019 елга кадәр Ислам дәүләте лидеры булган Әбу Бәкер Әл-Багдадигә[d] (1971―2019) ант итүдән баш тарта.

Ул Җәбһәт Фәтах Әш-Шам (Әл-Каиданың Сириядәге филиалы) мөстәкыйль оешмасын җитәкләгән, берьюлы берничә фронтта, шул исәптән ГШИДкә каршы да сугышкан.

2017 елда Әл-Җулани берничә җиһадчы төркеменең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, Сүриядә Ватандашлар сугышы вакытында боевикларның исламчыл группировкасы Хәяту Тахрири-ш-Шам[d] оешмасының хәрби әмире булып торган.

Әсәд режимы җимерелгәннән соң

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның ноябрь ахырында хөкүмәткә каршы көчләрнең масштаблы һөҗүмен[d] җитәкләгән, ул Бәшәр Әсәд режимының җимерелүе белән тәмамланган[7]. Әсәд режимын бәреп төшергәннән[d] соң, Әхмәт әш-Шара Сүриянең фактик лидеры булып тора[8].

2024 елның 12 декабрендә әш-Шара, Әсәдны бәреп төшергәннән соң, беренче чит ил дипломатик делегациясен кабул итеп, Төркия рәсми түрәләре белән очрашкан[9].

20 декабрьдә әш-Шара журналистлар төркеменә Хәяту Тахрири-ш-Шам 1974 елгы Исраил һәм Сүрия арасында көчләрне аеру турындагы Килешүне[d] үтәүне дәвам итәргә тели, дип белдергән[10].

29 декабрьдә «Әл-Гарәбия» телеканалына биргән интервьюсында әш-Шара белдергәнчә, Сүриянең яңа Конституциясен язу процессы ике-өч ел барачак, сайлаулар дүрт елдан узарга тиеш[11].

  1. لطيفة الدروبي: ماذا نعرف عن سيدة سوريا الأولى؟بي بي سي نيوز أون لاين, 2025.
  2. Фактический правитель Сирии объявил, что повстанческие группировки согласились разоружиться (2024-12-24).
  3. В Сирии разные группы повстанцев хотят подчинить Минобороны (рус.) (2024-12-24).
  4. Глава новой сирийской администрации встретился с делегацией Саудовской Аравии. interfax (2024-12-28).
  5. Новый лидер Сирии Ахмед аль-Шараа призывает к отмене санкций.
  6. Ъ-газета — Лучший враг Америки.
  7. Кто захватывает Алеппо. Что известно о группировке «Хайят Тахрир аш-Шам», возглавившей поход на сирийский город (2024-11-30).
  8. Андрій Сибіга та Ахмад аш-Шараа обговорили в Дамаску шляхи відновлення двосторонніх відносин між Україною та Сирією (30 грудня 2024).
  9. Ula, enab10 (2024-12-12). Turkish delegation meets with Ahmed al-Sharaa in Damascus (en).
  10. Syria’s al-Julani vows adherence to 1974 agreement with Israel, Jewish News Syndicate (17 December 2024).
  11. Syria's leader says elections could take 4 years: Al Arabiya interview (en) (2024-12-29).