Әхмәр Үтәбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәр Үтәбаев latin yazuında])
Әхмәр Үтәбаев
Туган 29 гыйнвар 1960(1960-01-29) (64 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь

Үтәбаев Әхмәр Гомәр улы (29 гыйнвар 1960 ел) — башкорт язучысы, шагыйрь һәм журналист. Башкортстан Язучылар берлеге (1992), Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлекләре (2006) әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2007).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәр Үтәбаев 1960 елның 29 гыйнварында Башкорт АССРның Баймак районы Буранбай авылында туган. Буранбай башлангыч, Чыңгыз сигезьеллык, Беренче Эткол урта мәктәбендә белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң, колхозда көтүче, кочегар булып эшли.

1980 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына (хәзер М. Акмулла исемендәге БДПУ) укырга керә, аңа кадәр Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укып ала.

1985 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Баймак районының «Октябрь байрагы» («Сакмар») газетасында эшли.

1986-1988 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Төрле елларда «Агыйдел», «Шоңкар» журналларында, «Кичке Уфа» гәзите редакциясендә, Башкортстан радиосында һәм телевидениесендә эшли, Магнитогорск телестудиясендә башкорт редакциясен оештыруда катнаша.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994-2001 елларда Башкортстан Язучылар Берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Язым килде (шигырьләр)
  • Хәнҗәр (шигырьләр)
  • Буранбайның язган хатын укып (шигырьләр)
  • Сагыну (проза)
  • Сахра (проза)
  • Үрелеп алган алма (проза)
  • Борынгы башкорт (публицистика)
  • Ышаныч (публицистика)
  • Хәзрәтебез (публицистика)
  • Мин аек тормыш башладым (публицистика)
  • Атасына охшаган кыз (публицистика)

Вакытлы матбугатта басма әсәрләре һәм мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер еллык шигырь: Уйдырманамә (Автор әсәрнең жанрын шулай билгели) // Агыйдел (Уфа). — 1991. — № 7. — Б. 42-57.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014)
  • Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2007).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 25 гыйнвар 2018)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 25 гыйнвар 2018)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Үтәбаев Әхмәр Гомәр улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 25 гыйнвар 2018)
  • Башкортстан Республикасының әдәбият картасы(рус.)
  • Р. Йәнтүрина. Баймак җиренең игелекле улы.