Әхмәтвәгыйзь Яһүдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтвәгыйзь Яһүдин latin yazuında])
Әхмәтвәгыйзь Яһүдин
Туган 10 август 1936(1936-08-10) (87 яшь)
ТАССР, Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы
Ватандашлыгы РФ

Әхмәтвәгыйзь Әхми улы Яһүдин (10.08.1936, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы) — Түбән Кама төзелеш тармагы ветераны. Татарстан АССРның һәм РСФСРның атказанган төзүчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ягудин Әхмәтвәгыйзь 1936 елның 10 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1951 елда Балык Бистәсе районы Тукай исемендәге колхозда башлый.

Түбән Камага 1962 елда килә. 1964-1979 елларда «Татэнергострой» УС төрле бүлекчәләрендә: прораб, төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы, төзелеш идарәсенең тәэмин итү һәм транспорт буенча начальнигы урынбасары булып эшли. 1979-1985 елларда - «Камгэсэнергострой» ҖБ генераль директоры. 1985 елда СССР Дәүләт Думасының Казан шәһәрендәге Татар территориаль идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1991 елдан 2003 елга кадәр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли.

«Камгэсэнергострой» ҖБ генераль директоры вазыйфасында эшләп, шәһәрнең социаль инфраструктурасы һәм предприятие үсешенә зур өлеш кертә: балалар бакчалары, һөнәри техник училищелар, Спорт сарае, пионерлар лагере, торак йортлар, кече семейкаларга кадәр төзетә.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Октябрь революциясе», «Почет билгесе» орденнары, «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Фидакарь хезмәт өчен»медальләре белән бүләкләнгән. «Татарстан АССРның атказанган төзүчесе», «РСФСРның атказанган төзүчесе» исемнәренә лаек була.

Түбән Кама шәһәр Советының 2016 елның 28 июлендәге 28 номерлы карары белән Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисади үсешенә, мөһим сәнәгать объектлары һәм социаль инфраструктура объектлары төзелешенә зур өлеш керткәне өчен Яһудин Әхмәтвәгыйз Әхми улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]