Әхмәтгали Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтгали Галиев latin yazuında])


Әхмәтгали Галиев
Туган 19 март 1950(1950-03-19) (74 яшь)
Рәфыйк[d], Уфимский сельсовет[d], Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре агроном, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Русия аграр фиркасе[d]

 Әхмәтгали Галиев Викиҗыентыкта

Әхмәтгали Мөхәммәтгали улы Галиев (1950 елның 19 марты, Рафиково авылы, Хәйбулла районы Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия агрономы, совхоз директоры, сәясәт эшлеклесе, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты[1]. Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтгали Галиев 1950 елның 19 мартында Башкорт АССРның, Хәйбулла районы Рафиково авылында туа. 1971 елда Стәрлетамак зооветеринария техникумында «ветеринария» белгечлеге буенча урта-техник белем ала. 1988 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтын темамлап, югары белем ала.

1971—1985 елларда «Матраевский» совхозында кырчылык бригадиры, бүлекчә идарәчесе булып эшли. 1985 елдан «Степной» совхозында директор булып эшли. 1988 елдан 1993 елга кадәр Хәйбулла районының «Матраевский» совхозында директор булып эшли[2].

1993 елда 2 нче Баймак бермандатлы сайлау округыннан (Башкортстан Республикасы) I чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Думасында бюджет, салымнар, банклар һәм финанслар комитеты әгъзасы булган, «Россия аграр партиясе» фракциясенә кергән[4].

1996 елдан 2000 елга кадәр Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасында эшли[5]. 2000—2003 елларда Башкортстанның эре агросәнәгать предприятиеләренең берсе генераль директоры булып эшли[6].

Россия Аграр партиясе советы әгъзасы. 2010 елда Башкортстан Республикасы буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлегендә оештыру-кадрлар эше бүлеге башлыгы булып эшли.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре[7];
  • Башкортстан Республикасының мактау грамотасы[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
  2. Lobbying.ru | Галиев Ахметгали Мухаметгалиевич. lobbying.ru. әлеге чыганактан 2020-01-15 архивланды. 2020-05-31 тикшерелгән.
  3. Результаты выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации 12 декабря 1993 года по одномандатным избирательным округам. www.cikrf.ru. әлеге чыганактан 2021-10-24 архивланды. 2020-05-31 тикшерелгән.
  4. Галиев Ахметгали Мухаметгалиевич. www.gosduma.net. 2020-05-31 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. Об утверждении состава коллегии Министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Башкортостан. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 04 октября 1999 года №317. docs.cntd.ru. 2020-05-31 тикшерелгән.
  6. Чишминский район Республики Башкортостан. Общие сведения о районе.. www.bashkortostan.izbirkom.ru. әлеге чыганактан 2020-02-25 архивланды. 2020-05-31 тикшерелгән.
  7. Указ Президента РБ от 13.09.1994 N УП-417 “О присвоении почетного звания “Заслуженный работник сельского хозяйства Республики Башкортостан“ Галиеву А.М.“. zakon-region3.ru. 2020-05-31 тикшерелгән.
  8. Указ Президента РБ от 21.03.2000 N УП-170 “О награждении Галиева А.М. Почетной грамотой Республики Башкортостан“. zakon-region3.ru. әлеге чыганактан 2021-09-30 архивланды. 2020-05-31 тикшерелгән.