Әхмәтгәрәй Мөхәммәтзарифов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтгәрәй Мөхәммәтзарифов latin yazuında])

Мөхәммәтзарифов Әхмәтгәрәй Мәхәммәтзариф улы — дин эшлеклесе.

Гәрәй мулла турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөниңгәр авылы мәчетенең беренче имамы Мөхәммәтзариф Садыйковның улы. 1871 елның 15 маенда Арбор авылында туган. 1894 елда Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган. Малмыж шәһәрендә Мөхәммәткамал Мозаффаров һимаялегендә оештырылган рус-татар училищесында белем алган. 1895 елның 26 августында әтисе урынына Мөниңгәр мәчетенә имам, мәдрәсәгә мөгаллим итеп билгеләнгән. Заманының алдынгы фикерле, әдәпле, тирән белемле имамы һәм мөдәррисе булып таныла. Инанган җәдитче буларак балаларга яңа ысул белән белем бирә.

Халык арасында «Гәрәй мулла» исеме алган Әхмәтгәрәй хәзрәт авылда гына түгел, бөтен тирә-якта абруй казана. Иң катлаулы мәсьәләләрне казый буларак хәл итүне  аңа тапшыралар һәм ул шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен тирә-яктагы йөзәр чакрым ераклыктагы авылларга йөри. Шушы абруен танып 1902 елның августында аңа ахун дәрәҗәсе бирелә.

Иж-Буби, суд һәм Әхмәтгәрәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәтгәрәй хәзрәтнең алдынгы карашы надан фанатикларга, билгеле, ошамый. Аның өстеннән донослар языла. 1911 елның 29 гыйнварында Сарапул шәһәрендә атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе мөгаллимнәре абыйлы-энеле Габдрахман һәм Галимҗан Бубиларга суд була. Аның карары белән Иж-Буби мәдрәсәсе ябыла. Шул вакытта ротмистр Будогосский Бубиларның иярченнәре дип егерме мулла-мөгаллимнең исемлеген төзи. Әлеге доносларга таянып бу исемлеккә Әхмәтгәрәй ахун да кертелә. Аларның йортларына тентү уздыралар һәм күзәтчелек астына алырга дип карар чыгаралар. Әлеге муллалар панисламизм хәрәкәтендә катнашуда, бертуган Бубилар, Габдулла Апанаев, Галимҗан Барудилар белән элемтә тотуда, христианлыкка һәм хөкүмәткә дошманлык карашы таратуда гаепләнәләр. Әхмәтгәрәй хәзрәт берничә айдан төрмәдән чыгарыла, әмма аңа имамлык указы кире кайтарылмый, ул имамлыктан һәм мөгаллимлектән читләштерелә. Тик ул барыбер берничә елдан үз йортының икенче катына балалар туплап яңадан белем нуры тарата башлый. Бу эшен революциядән соңгы елларда да туктатмый. Үзе динче буларак кимсетелеп кулга алынгач та аның йорты башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. Бу изге йортның кирпечтән эшләнгән беренче каты әле бүген дә исән.

Әхмәтгәрәй мулланың совет чоры язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәннәрнең сөйләвенчә, яңа, тагын да мәрхәмәтсезрәк властьларга юлланган донослар буенча Ә.Мөхәммәтзарипов кабат кулга алына һәм төньякка сөрелә. 1930 елда Архангельск өлкәсендә урман эшләрендә була. Шунда ачлыктан һәм салкыннан газапланып үлә.

1959 елда тулысынча реабилитацияләнә.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006