Әхмәтзәки Сафиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтзәки Сафиуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәтзәки Сафиуллин
Туган телдә исем тат. أحمدزكي‎ سافيولىن
тат. ئەحمەتزەكى سافىوللىن
тат. Əxmətzəki Safiullin
тат. Әхмәтзәки Сафиуллин
Туган 3 май 1896({{padleft:1896|4|0}}-{{padleft:5|2|0}}-{{padleft:3|2|0}})
Күлбай Мораса, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 1995[1]

Әхмәтзәки Сафиуллин (3 май 1896 - 1994) – дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурлат районы Күлбай Мораса авылында туган бала Кизләү мәдрәсәсен тәмамлау белән туган авылына кайта. Авыл мулласының вафат булуы сәбәпле, ике ятимәне әтиле итә Әхмәтзәки хәзрәт. 1925-1927 нче еллар арасында гаиләсе белән Урта Азиянең Ош шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Язмыш аны кабат олы хәсрәт белән сыный:юлда дизентерия авыруыннан өч-дүрт баласы һәлак була. Казанга күченеп килгәч тә, бары тик ярымподвалда гына яшәргә урын табыла. Нинди генә урында булмасын, аның яныннан шәкертләр өзелми. Әхмәтзәки хәзрәт шәкертләре хәзерге вакытта күп мәчетләрнең имамнары булып тора: Яшел Үзән мәчете имамы Габделхәмит, Юныс, Файзелгаян һәм башкалар.

Үз урыны-диндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзрәт яшәгән вакыт иң авыр заманга туры килә: мәчетләрдә укуларны тыялар. Шуңа да карамастан, Әхмәтзәки хәзрәт үзенең бөек эшен - дингә, белемгә, күркәм холыклы булу серләренә өйрәтүен туктатмый. Шәкертләрнең дини белем алуы дәүләт вәкилләренә ошамый, шуңа күрә аларның күбесе мәчеткә түгел, ә нәкъ Әхмәтзәки хәзрәтнең өенә килеп белем алалар. Олуг дин әһеленең шәкерте Тәлгать Таҗетдин үз чорында бөтен илгә данлыклы булган Бохара мәдрәсәсендә укыганда да Әхмәтзәки хәзрәттән алган гыйлеменә таянып эш итә. Хәзрәтнең үз гаиләсе дә ишле булуга карамастан, аның тормыш иптәше дә һәрбер шәкерткә хөрмәт белән карый. Әйе, ир-ат буларак, хәзрәт үзенең гаиләсен дөньяга мәрхәмәтле итеп тәрбияли алган. “Әхмәтзәки Сафиуллин һәрбер ясаган адымны энәдән күзгә хәтле тикшереп, тәнкыйтен белдерә иде”, -дип фикере белән уртаклашты шәкерте. Бу урында бөек Тукаебызның сүзләрен искә төшереп узасы килә: “Тәнкыйть - кирәкле шәйдер”. Күркәм холкы белән күңелләргә тартып торса да, кирәк вакытында үз сүзен әйтеп, дөрес юл бирә белгән Әхмәтзәки Сафиуллин. Хәзрәт булып торса да, дөньяви мәшәкатьтән дә кызык таба белгән безнең якташыбыз. Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз мөгаллименең “Уфаларга барсаң иде...” - дип җырлап җибәрүенә соклана. Бу вакытта хәзрәтнең шаян күңелле булуына инанабыз, йөзгә чаклы гомер тутыра алыр өчен, әлбәттә, юмор хисенең көчле булуы бик кирәк. Күңелендәге татар дигән милләте дә аңа тормышта югалып калмаска көч биргәндер, мөгаен. Татар теле - туган теленнән тыш, ул тагын ике тел: гарәп, урыс телләрен камил өйрәнгән. Әйе, без хәзер төгәл итеп бер телдә сөйләшергә кыенсынабыз. Ә ул үз вакытында шәкертләренә җайлы булсын өчен, тәрҗемәләп төшендергән. Шул гыйлемнәрен Әхмәтзәки Сафиуллин һәр көнне яңартып торган. Өендә урнашкан өч шкафта китаплар тулып яткан. Китап - белем чишмәсе булса, хәзрәт шул чишмәне укучыларга тапшыручы - арадашчы.

Укыту эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз белемеңне башкалар белән уртаклаша беләсең икән, димәк, син тормышта үз урыныңны таба алгансың. Синнән соң киләчәк шәкертләрең, синең гыйлемеңне кулланып, милләтеңнне дәвам итәр. Ләкин гыйлем белән беррәттән, холыкның да күркәмен булдырырга кирәк. Әхмәтзәки хәзрәт бу сүзләрнең барысын да үз тәҗрибәсеннән уздырган кеше. Гыйлем иясе булу ул - хәзинә, аңа хәтта чебен дә кундырырга ярамый, диләр бу хакта. Юлда барган вакытта да мөгаллимнең вакыты буш узмаган, ул “әлиф” хәрефен белмәгән машина йөртүчесен дә, Бохара шәһәренә хәтле җибәреп, имам-мөхтәсибләр дәрәҗәсенә ирештергән. Мансур хәзрәт сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел: “Әхмәтзәки хәзрәт – татарның чын Аристотеле, бөек шәхесе! Хәзрәт турында барлык җылы истәлекләр Рәуф Ибраһимовның “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин” китабында дөнья күрде.

Холык-кешенең гомерлек юлдашы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күркәм холкына таянып, Коръәннең кагыйдәләрен тормыш кануннары иткән Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин гомеренең туксан алтынчы язында бу дөнья белән хушлаша. Безнең район кешесенең шундый белемле булуы, шәкертләрнең иң акыллыларын тәрбияләве чиксез горурлык хисе уята. Якташыма хас булган күркәм холыкны үземдә дә тәрбиялисем килә. Күркәм холык – җан зиннәте, диләр. Исеме халкым хәтерендә зиннәтле, кыйммәтле булып саклана алган якташымнан барыбыз да үрнәк алып яшәсәк иде.

Истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рауф Ибраһимов Әхмәтзәки Сафиуллин хакында истәлекләр тупланган китап бастырып чыгарды.

  1. http://kazanutlary.ru/?p=2858