Әхмәтсафа Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтсафа Гайсин latin yazuında])
Әхмәтсафа Гайсин
Туу датасы 1918 ел(1918)
Туу урыны Вятка губернасы, Өрҗем өязе, Портчара авылы
Үлем датасы 27 ноябрь 1943(1943-11-27)
Үлем урыны Запорожье өлкәсе
Гаскәр төре укчы полк
Дәрәҗә Калып:ССРБ, Кече лейтенант
Җитәкчелек иткән взвод (соңрак рота) командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены

Әхмәтсафа Гайсин (рус. Ахмедсафа (вариант: Ахмед-Саффа) Гайсин) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), гвардия кече лейтенанты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Гайсин
Ә. Гайсин бюсты
Ә. Гайсин бюсты янында. 9 май

1918 елда Вятка губернасы Өрҗем өязе (хәзерге Мари Ил Бәрәңге районы) Пучара[1] авылында туган. Татар. Мәктәптә 5 класс укыгач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елда кече лейтенантлар әзерләүче курсларны тәмамлый. Шул ук елның июлендә III Украина фронты, 12- армия, 60- гвардия укчы дивизиясе, 185- гвардия укчы полкына взвод командиры итеп җибәрелә. Көньяк-Көнбатыш фронтның 1- гвардия армиясе составында Изюм-Барвенково юнәлешендә һөҗүмдә катнаша. Августта 1- гвардия армиясе 12- армия составына керә һәм Донбасс операциясе барышында Павлоград (Днепропетровск өлкәсе) шәһәрен дошманнан азат итә. Днепропетровскидан көньяктарак Днепр елгасына чыга, елга яры буйлап, Запорожье шәһәренә таба хәрәкәт итә. Гвардия кече лейтенанты Ә. Гайсин Днепрны кичүдә, Запорожье шәһәрен азат итүдә, шәһәр эчендәге Хортица плацдармы өчен сугышта катнаша.

Батырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның ноябрендә 6- армия составына кергән 60- гвардия укчы дивизиясе Запорожье районы Разумовка авылыннан көньяк-көнчыгыштарак Днепр елгасын кичә. Ә. Гайсин взводы 26 ноябрьгә каршы төндә Днепрны кичә һәм беренчеләрдән булып, дошман траншеяларына бәреп керә. Сугышта һәлак булган рота командирын алыштыра. Ә. Гайсин ротасы уң ярдагы плацдармны киңәйтү өчен, 4 авылга (шул исәптән, Разумовкага) кинәт һөҗүм итеп, аларны азат итә. Плацдармны саклап, рота дошманның 13 контрһөҗүмен кире кага, рота командиры шәхсән 20 дошманны юк итә. 27 ноябрьдә полк дошман позицияләренә һөҗүм итүне башлый. Дошман берничә тапкыр, ярсып, контрһөҗүмгә күчә. Бигрәк тә Запорожье районы Капустяный хуторы ягыннан көчле ут ачалар. Шул контрһөҗүмнәрнең берсен кире какканда, Ә. Гайсин батырларча һәлак була. Капустяный хуторында җирләнә. 1944 елның 22 февралендә Әхмәтсафа Гайсинга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои Советского Союза: краткий биогр.слов. Т.1. Мәскәү, 1987.
  2. Наши герои. 2-е изд., Йошкар-Ола, 1985.
  3. Днепр-река героев. Киев, 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]