Мөхәммәт Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Әхмәтҗанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тормыш юлы

Файл:Мөхәммәт Габделхак улы
Мөхәммәт Габделхак улы

Сугыш...Нинди дәһшәтле, авыр, каһәрле, куркыныч сүз. Бу хәбәр бөтен кешене тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре барыбызның да күңелләренә бик тирәнгә сеңеп калган. Язлар җитү белән Җинү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә.Япь-яшь егетлэр, кызлар туган жирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Кама Тамагы районы Олы Карамал авылыннан 112 кеше сугышка киткән.Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә 50 кешегә туган туфракка кайту бәхете тимәгән. Алар мәңгелеккә чит җир туфрагында ятып калганнар. Ә минем дәү әниемнең олы абыйсына әйләнеп кайту насыйп була.

Минем тата бабам Әхмәтҗанов Мөхәммәт Габделхак улы 1923 елда ТАССРның Тәтеш кантоны Олы Кармалы авылында (хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы) урта хэлле крестьян гаилэсендә туган. 1940 елны авыл мэктэбен унышлы тәмамлагач Казан педагогика институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны авылы мәктәбенә география һәм биология укытучысы итеп җибәрәләр.

1942 елның 26 июнендә Кызыл Армия сафларына ТАССРның Тәмте РВКсына, чакырыла, сугышка китә. Минометчик-наводчик булып 36нчы танк бригадысында, 539 укчы полкы составында, 108 укчы дивизиясе составында немец-фашист илбасарларына каршы сугыша. 1943 елның 20 июлендә Орел өлкәсенең Болхов районы Руднево авылы тирәсендә каты сугышлар вакытында һәлак булган буларак исәпкә алына (аның исеме Руднево авылы Туганнар каберлеге исемлегенә кертелгән). Авылга аның үлүе турында хәбәр-извещение килгән булган. Ләкин бу "кара кәгазь" турында энесе Фоат туганнарга белгертмәгән. Бу сугышта ул яралана һәм госпитальгә озатыла .Ул арада госпитальдән туганнарына хат та килеп житкән була. Дәваланганнан соң сафка баса һәм фашистларга каршы корәштә катнашуын дәвам итә, 1946 елда демобилизацияләнә. Врачлар аңа контузия нәтиҗәсендә буларак, колакларыңның ишетүе тагын да начарланачак, син үз профессияң - укытучы булып эшли алмаячаксың , дигәннәр, әмма сугыштан соң ул 35 ел укытучы булып эшлэде. Эчкерсез, тырыш хезмәтен күрә белделэр. 40 яше дә тулмас борын РСФСРның атказанган укытычысы исеменә лаек булды.Хатыны Җиһан тәтә белән бер-берсен хормәт итеп яшәделәр.Тату гаиләдә өч бала үсеп, һөнәрле булып, бу тормышта үз юлларын таптылар. Аның документлары, истәлекләре, фотолары гаиләсендә буыннан-буынга күчеп кадерләп саклана. Габделхак улы Мохәммәт Боек Ватан сугышында медальләр, орденнар белэн бүләкләнгән -

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985ел), «Батырлык өчен» (1943ел), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» (1945ел), «Японияне җиңгән өчен» (1945ел) һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнгән. «Батырлык өчен» медале аны эзләп таба һәм ике елдан соң 1945 елда тапшырыла.

2004 елның ноябрендә вафат була, ТР Кама Тамагы районы Олы Кармалы авылы зиратында җирләнә.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма коточкыч сугыш турында онытырга хакыбыз юк. Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин, күгебез аяз булсын!!!!