Әхмәтҗан Әбдиев
Әхмәтҗан Әбдиев | |
---|---|
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Казан Император университеты |
Һөнәре | табиб |
Әбдиев Әхмәтҗан Габделгалләм улы — табиб, медицина докторы (1862)[1][2].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әбдиев Әхмәтҗан Габделгалләм улы биографиясе буенча мәгълүматлар аз.
Казан шәһәренең 1-нче гимназиясендә белем ала. 1856 елда Казан Император университетының медицина факультетын тәмамлый[3].
1856 елдан Башкорт гаскәрендә штаттан тыш табиб булып эшли.[4]
Хәрби министрлыкның Медицина департаментының рөхсәте буенча, 1858 елда квалификациясен күтәрү өчен Санкт-Петербург каласына Император медицина-хирургия академиясенә укырга керә. Имтиханнар биреп, диссертация яклаганнан соң, 1862 елда медицина докторы дәрәҗәсен ала.[3]
1862 елда Ырынбур каласына участок табибы булып эшләргә чакыртыла. Чиләбе өязенең (хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) Мәтәл авылында, соңрак Бөре өязенең (хәзерге Башкортстан Дүртөйле районы) Әсән авылында табиб булып эшли.[3]
Киләсе язмышы билгесез.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Асфандияров А. З. Башкирия после вхождения в состав России (первая половина XVI - вторая половина ХIХ в.). — Уфа: Китап, 2006. — С. 379.
- ↑ Круковский М. А. Южный Урал. Путевые очерки. — М.: Изд-во К. И. Тихомирова, 1909. — 314 с. — С.283.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Абдиев Ахметьян Абдугаллямович // Военная история башкир: энциклопедия / гл. ред. А. З. Асфандияров. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. — 432 с. — ISBN 978-5-4466-0040-3.
- ↑ Әбдиев Әхмәтйән Әбделғәлләм улы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әсфәндиәров Ә. Олатайҙарҙың бар тарихы... — Өфө, 1996.
- Асфандияров А. З. Кантонное управление в Башкирии (1798—1865 гг.). — Уфа, 2005.