Әхмәт Вилданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Вилданов latin yazuında])
Әхмәт Вилданов
Туган 26 февраль 1932(1932-02-26) (92 яшь)
Иске Богады, Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты

Әхмәт Вилданов, Әхмәт Шәфыйк улы Вилданов (26 февраль 1932 ел) — хуҗалык эшлеклесе. 1992 елдан «Уфимтрансстрой» трестының генераль директоры. 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Сәнәгать, энергетика, элемтә информатика, төзелеш һәм архитектура буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Шәфыйк улы Вилданов 1932 елның 26 февралендә Башкорт АССР Бүздәк районы Богады авылында туган.

Милләте — башкорт, югары белемле — 1979 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.[1]

Хезмәт юлын 1954 елда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач башлый. 1954 елдан 1981 елга кадәр төзүчеләрнең бригадиры була. Аннары төзелештә прораб, төзелеш-монтаж поезды начальнигы булып эшли. Харьков юл төзелеше техникумын тәмамлый.

1981-1983 елларда «Уфимтрансстрой» тресты управляющие урынбасары.

1992 елдан «Уфимтрансстрой» трестының генераль директоры.[2]

Башкортстан Югары Советының сәнәгать, энергетика, элемтә информатика, төзелеш һәм архитектура буенча комиссия әгъзасы.

Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]