Әхмәт Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Гайсин latin yazuında])
Әхмәт Гайсин
Туган 1 сентябрь 1937(1937-09-01) (86 яшь)
Благовар районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Гайсин Әхмәт Исламгали улы (1 сентябрь 1937-1982) — шагыйрь, журналист. 1974 елдан ССРБ Язучылар берлеге, 1966 елдан КПСС әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайсин Әхмәт Исламгали улы 1937 елның 1 сентябрендә Башкорт АССР-ының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туган. 1955 елда туган авылындагы урта мәктәпне, 1960 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Башкортсанның төп татар газетасы булган «Кызыл таң»ның Туймазы районы буенча үз хәбәрчесе булып башлый, аннары яшьләр гәзите Ленинчыда әдәби хезмәткәр була.

Әхмәт Гайсин 1982 елда Уфада вафат була.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Гайсинның башлангыч шигырьләре 1954 елдан Башкортстан гәҗит һәм журналларында басыла башлый. 1962 елда аның беренче шигъри җыентыгы «Язгы таң» исеме белән дөнья күрә. Аннары әдипнең «Канат» (1967), «Иртәгәм» (1971) һәм «Без яшьлеге илнең» (1975) китаплары басыла.

1974 елда шагыйрь ССРБ Язучылар союзына кабул ителә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Язгы таң: Шигырләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1962.
  • Канат: Шигырләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1967.
  • Иртәгәм: Шигырләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1971.
  • Без яшлеге илнең: Шигырләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1975.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 22 август 2017)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 22 август 2017)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башҡортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит. (Тикшерелгән 22 август 2017)
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевское. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр. (рус.)(Тикшерелгән 22 август 2017)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ай­дар Кара­чурин. {{{башлык}}} // Благоварские вести : гәзит.