Әхмәт Кадыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Кадыйров latin yazuında])
Әхмәт Кадыйров
Бәһрәйн байрагы 1нче Чечня президенты
Вазыйфада
2003 елның 5 октябре – 2004 елның 9 мае
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Алу Алханов
Туган 23 август 1951(1951-08-23)
Караганды, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Үлгән 9 май 2004(2004-05-09) (52 яшь)
Чечня, Грозный
Җефет Аймани Несиевна Кадырова[d]
Белем Ташкәнт ислам институты[d], Ташкәнт ислам университеты[d] һәм Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d]
Сугышлар/бәрелешләр Беренче чечен сугышы һәм Икенче чечен сугышы

Әхмәт Кадыйров, Әхмәт хаҗи Әбделхәмид улы Кадыйров, чеч. Ӏабдулхьамидан кӀант Кадыров Ахьмад-Хьаьж (1951 елның 23 августы, Казакъ ССР, Караганды2004 елның 9 мае, Чечня, Грозный) — Бәһрәйн байрагы Чечня президенты (2003 елның 5 октябре2004 елның 9 мае), Ичкериянең баш мөфтие (1995-1999), РФ Каһарманы(2004, вафатыннан соң). Икътисад фәннәре докторы, сәясәт фәннәре кандидаты (2003).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грозныйда Ә. Кадыйров мәчете

1951 елның 23 августында Казакъ ССРның Караганда шәһәрендә сөргендәге чечен гаиләсендә туган. Кадыйровлар гаиләсе Чечен-Ингуш АССРның Центарой авылына 1957 елның апрелендә кире кайта. Ә. Кадыйров 1971-1980 елларда Себердә төзелештә эшли.

Бачи-Юртта урта мәктәпне (1968), Бохарада Мир-Гарәп мәдрәсәсен (1982), Ташкәнтта ислам институтын (1986), Амманда Иордания университетының шәригать факультетының 2 курсын (1991), Махачкалада идарә һәм бизнес институтының (2003 елдан финанслар һәм хокук институты) икътисад факультетын (2001) тәмамлаган. РФ фәннәр академиясендә сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2003).

1986-1988 елларда Гудермес җәмигъ мәчете имамының урынбасары.

1989 елда Шали районы Курчалой авылында ислам институты оештыра һәм ике ел аның ректоры (1989-1990) булып тора.

1991 елның көзеннән бәйсез Ичкерия Чечен Җөмһүрияте мөселманнары диния назәрате эшчәнлегендә катнаша. 1993-1994 елларда Ичкерия Чечен Җөмһүрияте баш мөфтиенең урынбасары, 1994-1995 елларда баш мөфти в.б., 1995-1999 елларда баш мөфти. 1995 елның апрелендә РФга каршы җиһад игълан итә.

1994-1996 елларда Ичкерия Чечен Җөмһүрияте гаскәре белән РФ Кораллы көчләренә каршы көрәштә катнаша. Ичкерия Чечен Җөмһүриятенең «Милләт намусы» ордены белән бүләкләнә.

1998 елда Төньяк Кавказ мөселманнарының конгрессын чакырып, ваһһабичылыкка каршы торырга өнди.

1999 елда Гудермес һәм Курчалой районнарын ваһһабичылардан азат җирләр дип игълан итә, РФ Кораллы көчләренә каршы сугышта катнашудан баш тарта.

1999 елның октябрендә Ичкерия Чечен Җөмһүрияте президенты А. Масхадов фәрманы белән баш мөфти вазифасыннан азат ителә, ләкин Ә. Кадыйров әлеге фәрманга буйсынмый.

Гудермес районының күп кенә шәһәр һәм авылларын тыныч юл белән РФ гаскәриләре кулына тапшыруда башлап йөри.

2000 елның мартында Чечня президентын сайлауларга кадәр Чечня территориясендә РФ президентының турыдан туры идарә итүен кертүне сорый.

2000 елның 12 июнендә РФ президенты указы белән Чечняның вакытлы администрация башлыгы итеп билгеләнә[1].

2003 елның 5 октябрендә Чечня президенты итеп сайлана (80,84% тавыш җыя). Җөмһүрияттә тынычлык булдыру, качакларны илләренә кайтару өчен тырышлык куя.

2004 елның 9 маенда Грозный шәһәренең «Динамо» стадионында террор гамәле (шартлату) нәтиҗәсендә каты яраланып, вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Кадыйров ордены

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. Том 12 (Ис-Ка). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-320-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
вазифа булдырылган
Чечня президенты

2003—2004
Аннары:
Алу Алханов