Әхмәт Китаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Китаев latin yazuında])
Әхмәт Китаев
Туган телдә исем Әхмәт Гыйбадулла улы Китаев
Туган 15 февраль 1925(1925-02-15)
СССР, РСФСР, Пенза губернасы, Краснослободск өязе, Енә
Үлгән 13 июль 1996(1996-07-13) (71 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам-нәкышче
Балалар улы Булат, рәссам (АКШ)

Әхмәт Китаев, Әхмәт Гыйбадулла улы Китаев[1] (1925 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Пенза губернасы, Краснослободск өязе, Енә1996 елның 13 июле, РФ, Мәскәү) ― рәссам-нәкышче. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1951). Татар мохитенә багышланган әсәрләр авторы.

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.
Тышкы рәсемнәр
Л. Я. Карпов исемендәге фәнни-тикшеренү физика-химия институтының күренекле галимнәренең портретлары

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 15 февралендә Пенза губернасы Краснослободск өязе (хәзерге Мордовиянең Тәрби районы Жуково авыл җирлеге) Енә авылында туган. Бабасы укымышлы мулла булган, шуның өчен 1930 елда гаилә Себергә сөрелгән. Бөек Ватан сугышы алдыннан әнисе Донбасска эләгә һәм шунда үтерелә. Абыйсы Сталинград сугышында һәлак булган[2].

10 яшендә Әхмәт Бөтенсоюз яшь рәссамнар конкурсында җиңүче була. Сталинга хат яза, хатында рәсем ясарга өйрәнергә теләвен әйтә һәм ярдәм сорый. Берничә атнадан соң, аның янына бер хәрби килеп, Әхмәткә җыенырга куша һәм аны поездга утыртып җибәрә. Малайны Ленинград шәһәрендә каршы алалар һәм сәләтле яшь рәссамнар өчен интернатка билгелиләр, әлеге мәктәпне уңышлы тәмамлый.

1939 елдан Мәскәүдә яши. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (ru), Е. Е. Ряжский (ru) тәмамлаган (1950).

1951―1953 елларда Мәскәү урта сәнгать мәктәбендә укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Китаев. «Автопортрет»

1940-1950 елларда жанр картиналары, 1960-еллардан башлап портретлар иҗат итә. Рәссам совет сынлы сәнгате тарихында танылу ала һәм кайбер әсәрләре дәреслекләргә кертелгән. Соцарт дип аталган юнәлештә эшли. Кайбер авторлар рәссамның әүвәлге эшләрен шартлы совет бидермайерына (XIX гасыр уртасындагы алман стиле атамасыннан) ― ампир һәм романтизм кушылмасына кертеп карый[3]. Картиналары 1950–1980 елларның II яртысы совет нәкышь мәктәбен ачык гәүдәләндерә, лирик-реалистик стилистика, фәзаи композицияләренең масштаблы булуы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора[4].

Октябрь инкыйлабы һәм Бөек Ватан сугышы темаларын яктырткан сюжетлы-тематик күләмле әсәрләр, көнкүреш жанрындагы картина һәм портретлар авторы: «Тәүге мәртәбә беренче класска» (1950-еллар), «Дошман тылында» (1955), «Азат итүче» (1956), «Бюрократның кабул итү бүлмәсендә» (1957), «Сугышчы истәлегенә» (1959), «Татар авылында» (1968), «Тынычлык сагында» (1973), «Кызыл мәйдан» (1978, герой шәһәр исеме бирелү уңаеннан Минск шәһәренә Л. И. Брежнев бүләк иткән), «Генерал-лейтенант Я. Җ. Чанышев» (картина 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы күргәзмәсенә куелган), «Җырлар иҗат итүче популяр татар композиторы Сара Садыйкова», «Татар скульптурасына нигез салучы С. С. Ахун» (икесе дә — 1969), «Татар шагыйре Әхмәт Саттаров» (1968), «Анджела Дэвис» (1973), Казакъстан чирәм җирен күтәрүчеләр, Төмән нефтен тәүге ачучылар, Л. Я. Карпов исемендәге Мәскәү физика-химия институты галимнәре (1975–1979) портретлары сериясе һ. б.

«Пушкин һәм Бенкендорф» (1950), «Совет властеның солых һәм җир турында беренче декретлары» (1955), «Алтын туй» (1960), «Муса Җәлил Моабит төрмәсендә» (1966) һ. б. эшләре эстамп һәм открытка рәвешендә басып чыгарыла (~40 млн данә), СССР («Огонёк») һәм чит ил (Кытай, АКШ) журналларында басылып чыга.

1950 елдан Республика, бөтенсоюз һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. 1991 елда Мәскәүдә шәхси күргәзмәсе уза.

Әсәрләре А. С. Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музеенда, Кораллы көчләр Үзәк музеенда, К. Маркс һәм Ф. Энгельс Үзәк музеенда (Мәскәү), Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкент), ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Минск, Одесса, Симферополь, Калинин, Псков, Краматорск, Владивосток һ. б. шәһәрләрнең музей һәм картиналар галереяларында саклана.

1996 елның 13 июлендә Мәскәүдә вафат. Васыяте буенча туган авылында, Мордовиянең Тәрби районы Енә авылы зиратында җирләнгән [5].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Булат, рәссам, Суриков институтын тәмамлаган, АКШта яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Китаев Әхмәт Гыйбадулла улы. // Татар энциклопедисенең шәхсесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедисе институты, 1997, 129нчы бит
  2. Художник Ахмед Ибадуллович Китаев. livejournal.com, 25.09.2017(рус.)
  3. Әхмәт Китаев: Татар язмышлы Мәскәү рәссамы.
  4. Китаев Әхмәт Гыйбадулла улы. Tatarica
  5. Из живописи советской эпохи