Әхмәт Лотфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Лотфуллин latin yazuında])
Әхмәт Лотфуллин
Туган 4 февраль 1928(1928-02-04)[1]
Аскар, Тамъян-Катай кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 февраль 2007(2007-02-10)[1] (79 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре рәссам

Әхмәт Лотфуллин (Әхмәт Фәтхулла улы Лотфуллин, 4 февраль 1928(1928-02-04)[1], Аскар, Тамъян-Катай кантуны, БАССР, РСФСР, СССР10 февраль 2007(2007-02-10)[1] (79 яшь), Уфа, Россия) — рәссам, Россия сәнгать акедемиясе академигы (1997), ССҖБның һәм РСФСРның атказанган рәссамы (1989, 1982), РСФСРның һәм БАССРның атказанган рәссамы (1978, 1966).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Фәткулла улы Лотфуллин 1928 елның 4 февралендә Башкорт АССР ы Тамъян-Катай кантоны (Хәзер Башкортстанның Әбҗәлил районы) Аскар авылында туган. Бала чагы сугыш елларына туры килә, Аскар һәм Белорет районы Абзак авыллары арасында күчеп йөреп үтә.

1943-1945 елларда Магнитогорск һөнәрчелек укуханәсендә укый.

1945-1948 елларда Ленинград шәһәренең 9 нчы архитектура-сынлы сәнгать укуханәсәендә укый.

1949-1951 елларда Уфа театр-сынлы сәнгать укуханәсендә А. Э. Тюлькин, Б. Ф. Лалетин классларында укый.

1951-1954 елларда Литва ССР ы Дәүләт сынлы сәнгать институты студенты.

1957 елда Уфада тәүге шәхси күргәзмәсе узгарыла. 1957-1998 елларда — Бөтенрусия һәм республика әһәмиәтендәге күргәзмәләрдә катнаша.

1966 елда «БАССР ның атказанган рәссамы» исеме бирелә.

1970 елда РСФСР Югары Советы һәм Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1971 елда «Авылда бәйрәм. 1930 нчы еллар» картинасы өчен ССРБ Сынлы сәнгать академиясе дипломы белән бүләкләнә.

1976 елда Франциягә иҗади сәфәр ясый. Мәскәүдә шәхси күргәзмәсе була.

1977 елда иҗади казанышлары өчен РСФСР Югары Советы һәм Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1978 елда «РСФСР ның атказанган рәссамы» исеменә лаек була. Уфа, Магнитогорск, Казан шәһәрләрендә күргәзмәләр эшли.

1982 елда «РСФСР ның халык рәссамы» мактаулы исеме, шул ук елда Башкорт АССРының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

1987 елда югары иҗади казанышлары өчен КПСС Үзәк Комитеты, ССРБ Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1988 елда ССРБ Сынлы сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы итеп сайлана. 1989 елда «ССРБ халык рәссамы» исеменә лаек була.

1992 елда Башкортстан Фәннәр академиясеның Хөрмәтле әгъзасы итеп сайлана. 1997 елда Россия Сынлы сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. 1998 елда Өфенең М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеендә шәхси күргәзмәсе оештырыла.

2007 елның 10 июлендә Уфада вафат була. Рәссамның васыятьнамәсе буенча ул Башкортстанның Белорет районы Абзак авылында җирләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Попова Л. Н. Ахмат Лутфуллин. Л., 1978
  • А. Лутфуллин: Альбом. Авт. вступ. ст. А. Г. Янбухтина. М., 1978
  • Ахмат Лутфуллин: Каталог. Авт. вступ. ст. Л. Н. Попова. М., 1990.
  • История Уфы. Сб. статей, гл. 14. Башкирское книжное изд., Уфа, 1976.
  • Альбом «Художники Башкирии». Башкирское книжное изд., Уфа, 1969.
  • Искусство народов СССР. Изд. «Советский художник», Москва, 1977.
  • Б. Ванслов. О станковом искусстве и его судьбах. Изд. «Искусство», Москва, 1972.
  • Г. С. Кушнеровская, «Изобразительное искусство Башкирской АССР». Изд. «Советский художник», Москва, 1974.
  • Э. П. Фенина. Башкирский Государственный художественный музей им. М. В. Нестерова. Путеводитель. Башкирское книжное изд., Уфа, 1974.
  • Г. Р. Пикунова: Буклет «А. Лутфуллин». Башкирское книжное изд., Уфа, 1969.
  • А. Янбухтнна. «Ахмат Лутфуллин». Изд. «Советский художник», Москва, 1978.
  • Журнал «Коммунист»; 1970, № 13. Н. Томский; Редакционная статья.
  • Журнал «Художник», 1969, № 12. Т. Нордштейн. Рождённое традициями жизни.
  • Журнал «Творчество», 1960, № 8. Л. Мочалов: От портрета-очерка к портрету-образу.
  • Журнал «Творчество», 1969, № 12. Ю. Нехорошев: Образы Башкирии.
  • Журнал «Творчество», 1976, № 6. Ред. статья «К успехам искусства».
  • Журнал «Искусство», 1976, № 3, Л. Акимова: Образы жизни народной.
  • Журнал «Искусство», 1976, № 5. Л. Акимова, И. Купцов: Всесоюзная художественная выставка «Слава труду».
  • Журнал «Художник», 1976, № 3. В. Ванслов: Широкий поток жизни.
  • Журнал «Художник», 1976, № 11, Навстречу IV съезду художников РСФСР.
  • Журнал «Творчество», 1978, № 1. Ю. Осмоловский: Юбилейная всесоюзная.
  • Журнал «Дружба народов», 1970, № 1, Г. Кушнеровская: Сказ о курае.
  • Р. Хакимов: На семи дорогах. Изд. «Советская Россия», Москва, 1974.
  • Д. Мочальский: Созвучие времени. Газ. «Правда», 1977 от 26 сентября.
  • О. Воронова: Зрелость художника. Газ. «Правда», 1976 от 20 сентября.
  • Т. Нордштейн: Молодость мужает. Газ. «Советская культура», 1975 от 5 декабря.
  • (О. Буткевич: К новым рубежам творчества. Газ. «Советская культура», 1976, от 16 ноября.
  • Л. Н. Попова. Ахмат Лутфуллин. Изд. «Художник РСФСР», Ленинград.
  • Махмутов, Наиль. Любимые художники Башкирии. — Уфа: Лето, 2018. — С. 21. — 288 с. — ISBN 978-5-87308-038-0.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.