Әхмәт Мазһаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Мазһаров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәт Мазһаров
Татарстан фәннәр Академиясе президенты
Вазыйфага керешкән
2006 ел
Аңа кадәр Мансур Хәсәнов
Туган 1 гыйнвар 1943(1943-01-01) (75 яшь)
Балтач районы
Белем Казан химия-технология институты

Әхмәт Мазһаров – химия галиме, Татарстан фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, президенты (2006 елдан)

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Мазһар улы Мазһаров 1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сасна авылында дөньяга килә.

1959 елда Казан химия-технология институтына укырга керә.

1965-1968 елларда Куйбышев ис. заводта эшли.

1968 елда Мәскәүнең Менделеев исемендәге химия-технология институтына аспирантурага укырга керә.

1972 елда химия фәннәре кандидаты була.1 984 елда Ә.Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан—профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайланды. 1972 елдан Казандагы Бөтенрусия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 елдан—директоры. Галим «Нефтехимия» фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе.

2006 елда Татарстан Фәннәр Академиясе президенты булып сайлана.

2002 елда Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, 2008 елда бу академиянең вице-президенты булып сайлана.

Әхмәт Мазһаровның нефть химиясенә караган 165 фәнни хезмәте, 130 патенты бар.