Әхмәт Саттар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Саттар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхмәт Саттар
Ә.Саттар.jpg
Тугач бирелгән исеме: Әхмәт Саттар улы Саттаров
Туу датасы: 17 октябрь 1939(1939-10-17)
Туу урыны: Нижгар өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары
Үлем датасы: 14 июнь 2018(2018-06-14) (78 яшь)
Үлем урыны: РФ, Анапа
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1963 - х.в.
Юнәлеш: шигърият, мемуаристика
Жанр: шигырь, робагый, җыр
Иҗат итү теле: татар теле, урыс теле
Дебют: «Закон колодца» (М., 1989)
Премияләр: М. Ломоносов исемендәге әдәби премия
Һ. Такташ исемендәге әдәби премия

Әхмәт Саттар, Әхмәт Саттар улы Саттаров (1939 елның 17 октябре, Нижгар өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары — 2018 елның 14 июне, РФ, Краснодар крае, Анапа) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, актер[1]. Ике телдә (урысча, татарча) яза. Русия һәм Татарстан (2003 елдан) язучылар берлекләре әгъзасы, М. Ломоносов һәм «Туган як» газетасының Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2018 елның 14 июнендә 78 яшендә Анапада шифаханәдә вафат[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 17 октябрендә Нижгар өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында[3] биш балалы гаиләдә туган. Кенәз Йосыповлар токымыннан булган гаилә 1949 елда Мәскәүгә күчә. Әтисе Саттар Бәдретдинов сугышта күперләр төзүче була. Туган телгә мәхәббәтне мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итүче әниләре Фәриха тәрбияли, балалар өчен Казанда нәшер ителүче «Ялкын», «Азат хатын» журналларын, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарын алдыра. Ә. Саттар һөнәр укуханәсен тәмамлап, заводта эшли. Алманиядә хәрби хезмәт үтә. Ерак Көнчыгышта Хәсән күле буенда чик буе заставасында старшина була. Өч ел фирка-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерләүче курсларда укып, 1963-1972 елларда Мәскәү кирмәне беркетмәләр хезмәтенең дәүләт җитәкчеләрен (Никита Хрущев, Леонид Брежнев) [4], чит ил кунакларын (Шарль де Голль, Фидель Кастро, Габдел Насыйр һ. б.) аш-су белән тәэмин итүче төркемдә өлкән метрдотель[5] булып эшли. Инглиз телен камил белә. Татарлардан берүзе була, исемен вакытлыча Алексейга алыштырырга туры килә[6] Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1971), ССРБ журналистлар берлеге каршындагы икееллык журналистика осталыгы университетын тәмамлый[7]. ССРБ сәүдә министрлыгының гомуми туклану фәнни-тикшеренү институты чит илләр мәгълүматы бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Социально-психологические аспекты управления личностью в сфере услуг» темасына диссертация яза. Мәскәүдә Төзүчеләр мәдәният йорты каршында Муса Җәлил исемендәге әдәби-музыкаль берләшмә («Туган тел» оешмасы) төзи.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигъриятнең кыска формаларында (робагый, афористик шигырь-хикмәт) иҗат итә. Хәрби хезмәттә чагында урыс телендәге беренче шигырьләре гаскәри газеталарда дөнья күргән. Шигырләре шулай ук үзәк матбугатта, «Казан утлары»нда, «Чаян»да, «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан» газетасында даими басыла. 2002 елда афористик шигырь-хикмәтләреннән төзелгән «Прощай, XX век» китабы дөнья күрә. Метрдотель булып эшләгәндә очраган гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында яза. Ә. Саттар сүзләренә урысча һәм татарча җырлар язылган (мәсәлән, «Серле күзләр», Рөстәм Яхин көе; «Ялгыз агач», Рөстәм Яхин көе; «Нижгарым»), җырлары Елена Образцова, Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәяр Хәбибуллин һ. б. җырчылар репертуарына кергән. Мәскәүдә 1999 елда «Җырлар» китабы, 2009 елда «Избранное: стихи, рубаи», 2012 елда «Рубаи» китаплары, Казанда 2015 елда «Робагыйлар» (К.: «Ихлас». ISBN 978-5-906701-48-0) китабы дөнья күргән[8].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 «Королевская регата» (режиссер Юрий Морозов) — Елизавета II сараенда бармен.
  • «Сириус Нука» — фиргавеннең (Александр Филиппенко) сак башлыгы.
  • «Медвежий угол» (Владислав Судов) — тагул язучысы.
  • «Ермак» (Владимир Краснопольский) — эпизод
  • «Утомленные солнцем-2: Предстояние» (Никита Михалков) — Мәскәүне яклап сугышучы мулла улы.
  • «Сокровища озера Кабан» — ханлык казнасының баш саклаучысы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Казан дәүләт педагогия университетында инглиз һәм гарәп телләре буенча укыган. Оныгы Мәрьям.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
  3. Р. Ф. Ибрагимов. Нижегородские татары. Биографический словарь. 2008.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]