Әхмәт Шәкүров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Шәкүров latin yazuında])
Әхмәт Шәкүров

Шәкүров Миннахмәт (Әхмәт) Заки улы (1920-1997) — Бөек Ватан сугышы герое, фронтовик-разведчик, хезмәт ветераны, педагог, парторг һәм мәктәп директоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәкуров Миннәхмәт Зәки улы Яңа Писмән районы (хәзер Ленингорск районы) Зәй-Каратай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1936-1938 елларда Бөгелмә педучилещесында укый, шушы чорда Хади Атласиның һәм бертуган Туйкиннарның шәкертләре, шул ук вакытта Ютазы районы Таш-Кичү авылында мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшли башлый. 1939 нчы елны Кызыл Армиягә алына һәм 1940 елдан ук Сугыш хәрәкәтләренә эләгә.

Яңа Писмән районы хәрби комиссариаты аша 1940 елда Армия сафларына алына. Сугышны хәрби киемдә каршы ала. Бөек Ватан сугышында артиллерист, взвод командиры урынбасары. Гвардияче старшина. 1945 елда авылга кайта. Зәй-Каратай урта мәктшбендә укытучы булып эшли. Ике Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Шәкуров Миннәхмәт Зәки улы фронттан 1945 елның 20 ноябрендә кайта.

Сабирова Рәйсә Сабир кызы белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерделәр: Хәсәнҗанова Клара Миннәхмәт кызы, Музафарова Роза Миннәхмәт кызы, Шәкуров Сирень Миннәхмәт улы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җәүдәт Хәлимов. Зәй-Каратай каһарманнары. Казан. 2020.