Әхсән Фәтхетдинов музее (Түбән Кама)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхсән Фәтхетдинов музее (Түбән Кама) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхсән Фәтхетдинов музее
Музей бинасы
Музей бинасы
Нигезләү датасы 2016
Урын Түбән Кама, Кызыл Чишмә, Яр буе ур., 6
Сайт http://uk-nk.ru/pages

Әхсән Фәтхетдинов музее, «Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее» муниципаль бюджет учреждениесе Татарстан Республикасының халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее, рус. МБУ «Комплексный музей города Нижнекамска» музей народного художника Республики Татарстан Ахсана ФатхутдиноваТатарстанның Түбән Кама шәһәрендә (Кызыл Чишмә бистәсе, Яр буе урамы, 6) 2016 елда ачылган музей. Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Әхсән Фәтхетдиновның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны максат итә. Рәссамның иҗат мирасын барлауда һәм яңа музей залларын коруда Ә.С. Фәтхетдиновның тол хатыны Таисия Дмитрий кызы Жаворонкова зур ярдәм күрсәтә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеена 2016 елның 20 августында ачыла. ТАССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1984), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1993), Татарстанның халык рәссамы (2001), Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашы (1999), Түбән Кама шәһәренең «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе шурасы әгъзасы, хезмәт ветераны (1999) нәкышче, сынчы, агачны уеп бизәкләр-сыннар ясау остасы Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновның (1939-2012) күпкырлы иҗаты белән таныштыру максатында махсус төзелгән ике катлы яңа бинада ачылган.

Бүлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ияләр төнне көтәләр», Тукай бүләгенә лаек «Ияләр» шәлкеменнән (1993)

«Хатирә»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Әтиемә багышлап», «Әни», «Балачак хыяллары» (1976), «Әти», «Мияубикә» (2005), «Очрашу» һ.б.

«Шүрәле» шәлкеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

60тан артык агач сын: «Шүрәле ипи белән» (1988), «Гөмбә тапкан Шүрәле», «Лапас астында», «Чакыру», «Шүрәлеләрем», «Шүрәле һәм Былтыр», «Шүрәле – урман җәнлеге», «Җырчы Шүрәле», «Уйга чумган Шүрәле», «Тәрәзәдәге Шүрәле» һ.б.

Габдулла Тукай образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 еллар азагыннан Тукай образы рәссам иҗатының төп темасы булып тора. Музейда майлы буяу белән эшләнгән уннан артык хезмәте эленгән: «Курай моңнары», «Шигырь тууы» (1985), «Исемсез», «Су анасы» (1995-1997), «Шүрәле» (1997), «Көн яктыра», «Балачак хыяллары» һ.б.

«Ияләр» шәлкеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамга дан китергән «Ияләр» шәлкемендә 60тан артык хезмәт бар: «Бергә» (1993), «Өй иясе» (2004), «Гөл иясе» (1992), «Сазлык иясе» (1992), «Ындыр иясе» (1994), «Бүкән исе» (1990), «Кычкыручы» (1992), «Кое иясе» (1992), «Өй иясе» (2002), «Басу иясе» (2005), «Чишмә иясе» (2005), «Зират иясе» һ.б.

«Кимсетелгәннәр»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярдәм сораучыларга, золым корбаннарына багышланган 10 сыннан гыйбарәт шәлкем: «Канатсызлар», «Чакыручы», «Үтенүче», «Атлы кеше» һ.б

«Зират. Кабер ташлары»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агачтан уеп ясалган ташларның һәрберсенә мәгънәле сүзләр язылган: «Җир – бирә. Җир – ала. Озатып җыр кала»; «Кошлар юлы эзсез, Бездән әзме-күпме эз кала»; «Үсә алган һәрбер нәрсә яна ала. Җаның тели икән – ян!»; «Фәкать туфрак, йомшак туфрак кына яба ала кеше авызын» һ.б.ш.

«Баганалар» шәлкеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Баганалар» — рәссамның җирдә яшәүнең мәгънәсе турында уйлануларыннан соң туган әсәрләр: «Туган җирнең алтын баганасы», «Күпер янындагы багана», «Биек багана», «Тәбәнәк багана», «Чишмә янындагы багана», «Ызан баганасы», «Тыкрык баганасы» һ.б.

«Тәрәзәдәге атлар» шәлкеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Өч ат», «Наз» (1991), «Ат» (1998), «Ат» (2006), «Сагыш белән өмет яши Ат күзендә», «Моңлы ат» (2000), «Ялгыз ат» (1996) һ.б.

«Агачтан әкият»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яраланган ирен», «Гөлчәчәк» һ.б.

«Искә алу»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Искә алу» (1992), «Очрашу», «Зират янында» (1994), «Үтә гомер» (1992), «Бергә» (1993), «Үзем», «Монолог», «Диалог» һ.б.

«Нәкыш» (агачтан юнып ясау)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яшьлек», «Картлык», «Кәнәфи», «Таһир белән Зөһрә», «Тол хатыннар», «Яраланган эт» һ.б.

Музейның эш сәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге чорда (01.05 - 30.09) 11.00 - 19.00
Кышкы чорда (01.10 - 30.04) 10.00 – 18.00
Дүшәмбе — ял көне
Экскурсияләр татар телендә дә, урыс телендә алып барыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  2. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.
  3. Татарстан Республикасының халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее (буклет). Түбән Кама: «Гүзәл МПҮ» ААҖ, 2017.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]