Әхәт Мулюков
| Әхәт Мулюков | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Әхәт Әмин улы Мулюков |
| Туган | 1939 СССР, Казакъстан ССР, Алматы өлкәсе , Капал районы[d], Капал |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казакъстан милли тыйб университеты[d] |
| Һөнәре | табиб |
| Эш бирүче | А. Сызганов исемендәге Хирургия фәнни үзәге[d][1] |
| Бүләк һәм премияләре | Казакъстан ССРның атказанган табибы |
Әхәт Мулюков, Әхәт Әмин улы Мулюков[2] (Казакъстанда: Ахат Мүліков; 1939 ел, СССР, Казакъстан ССР, Алматы өлкәсе, Капал районы, Капал) ― табиб, Казакъстанда анестезиология-реаниматология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе. 1974―1986 елларда Казакъстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Беренче секретаре Д. Ә. Кунаевның дәвалаучы табибы. Казакъстан ССРның атказанган табибы. Казакъстанның атказанган эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Д. Ә. Кунаев һәм аның хатыны Зөһрә Шәрип кызы белән төшкән фоторәсеме. 1980-еллар. | |
1939 елда Алматы (2022 елдан Җидесу) өлкәсе Капал районы Капал авылында алты балалы татар гаиләсендә туган[3]. Әтисе Әмин Ситдыйк улы ― чыгышы белән Балтач ягындагы Ор авылыннан булган 2нче гилдия сәүдәгәр Галиәкбәр хаҗи Мулюков оныгы. Татар галиме Миркасыйм Госманов белән бер нәселдән (Миркасыйм Госмановның әнисе Гөлҗамал ягыннан бабасы Локман белән Әхәт Мулюковның әтисе Әмин ягыннан бабасы Ситдыйк ― бертуганнар[2].
Медицина училищесын, Алматыда медицина университетын[d]тәмамлаган [4].
Хезмәт юлын авыл хастаханәсе хезмәткәре булып башлаган, хәрби госпиталь табибы булган. Казакъстан ССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Александр Сызганов җитәкчелек иткән Клиник һәм эксперименталь хирургия институтында (хәзерге Сызганов исемендәге Хирургия фәнни үзәге[d]) анестезиология-реаниматология бүлегендә эшләгән.
Тәҗрибәле анестезиолог-реаниматолог буларак, аны Казакъстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Беренче секретаре Динмөхәммәт Кунаев инфаркт кичергәннән соң, тернәкләндерү өчен чакырганнар[5].
1974 елның августыннан ― Динмөхәммәт Кунаевның дәвалаучы (шәхси) табибы[6]. Ул эшләгән дәвердә Динмөхәммәт Кунаев бер тапкыр да стационарда ятмаган[7].
1979 елда Мәскәүдә «Магистраль веналар окклюзиясе гипотермиясе шартларында бавырның функциональ һәм морфологик торышының үзгәрүе» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган[8].
1986 елда Д. Кунаевны вазыйфасыннан төшергәч һәм барлык тиешле уңайлыклардан мәхрүм иткәч тә, Әхәт Әмин улы Мулюков аңа консультация бирүен һәм өйдә бушлай дәвалавын дәвам иткән (Кунаев үзе беркетелгән гомуми поликлиникага йөрмәгән)[9].
1993 елның августында Алматыдагы Опера театрыннан[d] Д. Кунаевның табутын алып чыкканда, матәм процессиясендә нәкъ менә ул колонна башында Димаш Әхмәдович портретын күтәреп барган[10].
1986 елда Казакъстан ССР Министрлар Советы каршындагы Реабилитиция үзәгенә (хәзерге Казакъстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе Медицина үзәгенең үзәк клиник хастаханәсе) табиб-реабилитолог булып кире кайткан. 70 яшендә 28 мең тенге белән пенсиягә озатмакчы булганнар, әмма эшендә калган. 84 яшендә (2023) эшләвен дәвам итә[5].
Казакъстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе Медицина үзәгенең үзәк клиник хастаханәсендә («Совминка») эшли. Югары категорияле табиб, Үзәк клиник хастаханәсе гипербарик оксигенация (ГБО) кабинеты мөдире [11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Казакъстан ССРның атказанган табибы
- СССР сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау отличнигы
- Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе
- «Хөрмәт Билгесе» ордены
- «Чирәм җирләрен үзләштергән өчен» медале
- «Хезмәт ветераны» медале
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хатыны. Кызы[9].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://special.nur.kz/sovminka?ysclid=m9ojeb2dr9401369318
- ↑ 2,0 2,1 Миркасыйм Госманов. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар. К.: ТКН, 1996. ― Б.33-34. ISBN 50298-00643-4
- ↑ Руслан Валишанов, Кабдрахман Наурызбаев. Гариф Мулюков: жизнь, посвященная добру.(үле сылтама) Вестник Жетісу, 26.05.2024(рус.)
- ↑ Аружан Сердалина. Личный врач Конаева в 84 года продолжает лечить людей. newtimes.kz, 5.07.2023(рус.)
- ↑ 5,0 5,1 Личный врач Конаева в 84 года продолжает лечить людей. newtimes.kz
- ↑ Личный врач Кунаева рассказал, чем восхищал его советский руководитель. Tengrinews.kz, 05.07.2023(рус.)
- ↑ А. Горяйнов. Д. А. Кунаев.(рус.)
- ↑ Изменение функционального и морфологического состояния печени в условиях гипотермии окклюзии магистральных вен: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. мед. наук
- ↑ 9,0 9,1 Личный врач Динмухамеда Кунаева: Жизнь дается всем, а старость ― избранным. Sputnik Казахстан, 19.06.2022(рус.)
- ↑ В.Е. Печерских. Последняя встреча с Д.А. ntd.kz,18.04.2020(рус.)
- ↑ Ахат Аминович Мулюков / Гордость «Совминки» - наши врачи. nur.kz(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мулюков Ахат Аминович / Татары в Казахстане. Энциклопедический словарь. 3-е, испр. и допол. изд. / Под ред. Г.Т. Хайруллина. – Алматы: изд. «Таугуль Принт», 2015.– стр.94. ISBN 978-601-06-3445-9
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1939 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстанда туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Табиблар
- Казакъстан табиблары
- Медицина фәннәре кандидатлары
- С. Әсфәндияров исемендәге Казакъстан медицина университетын тәмамлаучылар
- Казакъстанның атказанган эшлеклеләре
- Казакъстан ССР атказанган табиблары
- «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр