Әхәт Салихов (1938)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Салихов (1938) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әхәт Салихов
Туган телдә исем Әхәт Салих улы Салихов
Туган 3 март 1938(1938-03-03) (83 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре авыл хуҗалыгы белгече
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган агрономы
ТР атказанган фән эшлеклесе
ТР фән һәм технка өлкәсендә Дәүләт премиясе

Бу Казан галиме турында мәкалә, Уфа галиме турында моннан укыгыз

Әхәт Салихов, Әхәт Салих улы Салихов (1938 елның 3 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) ― авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1970), Казан дәүләт аграр университеты профессоры һәм гомуми игенчелек кафедрасы мөдире (2002 елдан), ТАССР атказанган агрономы (1982), ТР атказанган фән эшлеклесе (1995), ТР фән һәм технка өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 3 мартында Татарстан АССР Арча районы Наласа авылында колхозчы крестьян гаиләсендә туган[1].

Наласа җидееллык мәктәбен (1952), Ключищи авыл хуҗалыгы техникумын (1956), Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын (1961) тәмамлаган. «Татарстанның төньяк зонасы шартларында чәчү әйләнешенең кайбер буыннарына агротехник бәя бирү» темасына авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына (1970) [2] диссертация яклаган.

1961 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында эшли: 1961―1963 елларда ― институтның уку-тәҗрибә хуҗалыгы баш агрономы. 1963 елдан ― гомуми игенчелек кафедрасы доценты в. б., 1976 елдан ― институт парткомы секретаре. 1984 елдан ― институтның фәнни эшләр буенча проректоры.

1988―2002 елларда ― «Нива Татарстана» фәнни-җитештерү берләшмәсе (хәзерге Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, ТатНИИСХ) генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары.

2002―2009 елларда ― Казан дәүләт аграр университеты профессоры һәм гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире[3].

2005 елдан ― «Татарстан шартларында No-Till системасы буенча (туфракны эшкәртмичә) һәм туфракны минималь эшкәртеп авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә югары нәтиҗәле технологияләр куллану» инновацион проектын тормышка ашыру һәм эшләү буенча галимнәрнең иҗади төркеме җитәкчесе.

130 фәнни һәм укыту-методик эшләре, шул исәптән монография авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1982 – ТАССР атказанган агрономы
  • 1983 – СССР Югары уку йортлары министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» билгесе
  • 1995 – ТР атказанган фән эшлеклесе
  • 2002 – ТР Президентының Рәхмәт хаты
  • 2005 – ТР иъктисад һәм сәнгәгать министрлыгының һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ көмеш дипломы
  • 2006 – ТР фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе«Татарстан Республикасында игенчелекнең биологик факторлары нигезендә ашлыкны җитештерүнең ресурс саклаучы технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү» эше өчен[4]
  • ТР ФА һәм инвестиция-венчур фонды призы һәм дипломы
  • РФ Авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Мактау грамотасы
  • 2013 – авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә В. П. Мосолов исемендәге премия[5]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гасырларны кичкән Наласа (мөхәррир-төзүче Исрафил Насыйбуллин). Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2012 ел, 193-194нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]