Әхәт Салихов (1966)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Салихов (1966) latin yazuında])
Әхәт Салихов
Туган телдә исем Әхәт Гобәй улы Салихов
Туган 12 июнь 1966(1966-06-12) (57 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Бикеш
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы-галим
Бүләк һәм премияләре Мифтахетдин Акмулла премиясе
Шәһит Ходайбирдин премиясе
Мәҗит Гафури премиясе


Бу Уфа тарихчысы турында мәкалә, Казан галиме турында моннан укыгыз

Әхәт Салихов, Әхәт Гобәй улы Салихов (баш. Әхәт Ғөбәй улы Сәлихов, 1966 елның 12 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Бикеш) ― тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты (2003), Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге мөдире (2014 елдан), Мәҗит Гафури, Мифтахетдин Акмулла (2013), Шәһит Ходайбирдин (2018) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 12 июнендә БАССР Күгәрчен районы Бикеш авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогика институтының (хәзер БДУ Стәрлетамак филиалы) тарих-педгогика факультетын тәмамлаган.

1992―2006 елларда ― Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында стажер-тикшеренүчедән институтның гыйльми секретаре вазифасына күтәрелә[1].

1997 елда ― Мимар-Синан исемендәге университетның Социаль фәннәр институтында (Истанбул, Төркия) магистрлык диссертациясен, 2003 елда ― тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Әхмәтзәки Вәлидиның 1908-1920 еллар фәнни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге»[2].

2006―2014 елларда ― БР мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле.

2014 елдан ― Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге мөдире[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәҗит Гафури исемендәге премия
  • 2013 ― Мифтахетдин Акмулла премиясефәнни-агарту эшчәнлеге һәм М. Акмулланың иҗади мирасын халыкара дәрәҗәдә таратуга зур өлеш кертүе өчен [4]
  • 2018 ― Шәһит Ходайбирдин премиясе (Күгәрчен районы)
  • «ТӨРКСОЙның 20 еллыгы» истәлек медале
  • «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» истәлек медале
  • БР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
  • ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты
  • ТӨРКСОЙ оешмасының Рәхмәт хаты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]