Кислород

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кислород latin yazuında])
(Әче тудыргыч битеннән юнәлтелде)
Кислород
Сурәт
... хөрмәтенә аталган әчемә[1]
Масса 15,999 ± 0 м.а.б.[2]
Ачучы яки уйлап табучы Карл Вилһелм Шееле[3][4][1]
Ачыш датасы 1774
Ачыш ясалган урын Швеция
Илиминт симвылы O[5]
Атым саны 8[5]
Электронная конфигурация [He] 2s² 2p⁴ һәм 1s² 2s² 2p⁴
Иликтер кирелеге 3,44[1]
Ионный радиус 142 пикометр[6], 1,21 ангстрем[6] һәм 1,4 ангстрем[6]
Ионлаштыру энергиясе 1313,9 килоҗоуль/моль, 3388,3 килоҗоуль/моль, 5300,5 килоҗоуль/моль һәм 7469,2 килоҗоуль/моль
Әчеләнү дәрәҗәсе −2, −1, 1 һәм 2
Радиюс 60 пикометр, 73 пикометр, 152 пикометр һәм 48 пикометр
Схематик иллюстрациясе
Моның каршысы флогистон[d]
 Кислород Викиҗыентыкта
Кислород / Oxygenium (Oxygen)►O
Атом номеры 8
Матдәнең тышкы күренеше төссез, тәме булмаган һәм иссез газ
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
15,9994 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 60 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1313,3 кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [He] 2s2 2p41
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 73 пм
Ион радиусы 132 (−2 e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
3,44
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе -2, −1, -½, -⅓, 0, ½, +1, +2
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 0,00142897 (при 273K (0 °C)) г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 29,4 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0,027 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 54,8 K
Эрү җылылыгы 0,444 кДж/моль
Кайнау температурасы 90,19 K
Парга әйләнү җылылыгы 3,4099 кДж/моль
Моляр күләм 14,0 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше моноклинная
Рәшәткә параметрлары a=5,403 b=3,429 c=5,086 β=135,53 Å Å
Дебай температурасы 155 K
O 8
15,9994
2s22p4
Кислород

Кислород (яки уттуар, оксиген, ачы тудыргыч[7] лат. Oxygenium, O) – Менделеевның периодик таблицасының 2 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 8. Чагыштырма атом массасы 15,9994 булган химик элемент. Табигатьтә киң таралган. Җир атмосферасы күбесенчә азоттан һәм кислородтан тора. Атмосфера һавасында кислород – 21% тәшкил итә. Кислород оксидлар формасында Җир кабыгының яртысын диярлек тәшкил итә.

Тамгасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кислород элементының символы - O (О дип укыла), латин Оксиҗен исеменнән чыга.

Ачылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә кислородны 1774 елның 1 августында инглиз химигы Джозеф Пристли терекөмеш оксидын (II) герметик савытны таркату юлы белән ачкан дип исәпләнә (Пристли көчле линза ярдәме белән кояш нурларын бу кушылмага юнәлткән). [8][9]

Тик Пристли башта яңа гади матдә ачкан икәнен аңламаган, ул һаваның бер өлешен аерып алдым дип уйлаган («флогистон аерылган һава»). Үзенең ачышы турында күренекле француз химигы Антуан Лавуазьега хәбәр итә. 1775 елда А. Лавуазье кислород бик күп матдәләр составында. Шулай ук һаваның бер өлеше һәм кислоталар составында булуын билгели.

Берничә ел алдарак (1771 елда) швед галиме Карл Шееле кислородны аерып алган. Ул селитраны күкерт кислотасы белән кыздырган, бүленеп чыккан азот оксидын таркаткан. Шееле Бу газны «утлы һава» дип атый һәм үзенең ачышы турында 1777 елда чыккан китапта хәбәр итә (китап соңрак чыккан өчен Пристли кислородны ачучы булып санала). Шееле үзенең ачышы турында француз химигы Лавуазьега хәбәр итә.

Терекөмешне оксидлаштыру һәм алга таба аны оксидларга таркату буенча Француз галиме Пьер Байенның нәшер ителгән хезмәтләре кислород ачышында мөһим этаплар булып тора.

Пристли һәм Шееле хезмәтләре белән танышкач, А. Лавуазье яңа ачылган газның табигатен аңлый. Аның бу хезмәте зур әһәмияткә ия була, чөнки ул заманда хөкемлек иткән химия үсешен тоткарлаучы флогистон теориясе җиңелә. Лавуазье төрле матдәләрне яндырып барлыкка килгән элементларны үлчәп тәҗрибәләр үткәрә һәм флогистон теориясен кире кага. Янудан соң калган көлнең авырлыгы алынган матдә авырлыгынан зуррак була, димәк яну процессында матдә химик реакциягә керә (кислород белән кушыла). Бу фикер яну процесында флогистон бүленеп чыга һәм матдә авырлыгын югалта дигән тәгълимәтне кире кага.

Шулай итеп, кислород ачышында Пристли, Шееле һәм Лавуазье өлешләре бар.

Табигатьтә таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кислород — җир кабыгында иң таралган элемент, каты җир кабыгында (башлыча силикатлар кебек кушылмалар составында) аның өлөше 47% җитә. Диңгез суы һәм төче су составында химик бәйләнештә массасы буенча 85,82% кислород тәшкил итә. Шулай ук җир кабыгында булган 1500 катнашма составында кислород бар [10], җир атмосферасында ирекле кислород күләм буенча 20,95 % һәм масса буенча 23,10 % (1015 тонна тирәсе[11]). Әмма 3,5 млрд ел элек беренче фотосинтезлаучы архейлар барлыкка килгәнче атмосферада ирекле кислород булмаган. Зур күләмдә ирекле кислород 3,5 млрд ел элек палеопротерозой чорында җир атмосферасы глобаль үзгәрешләр кичергән чорда барлыкка килгән (3—2,3 млрд ел элек). Тәүге миллиард ел буе барлыкка килгән кислород океанда эрегән тимер тарафынан йотылып джеспилит ятмасы барлыкка килтергән.

3—2,7 млрд ел элек кислород атмосферага бүленеп чыга башлый һәм 1,7 млрд ел эчендә хәзерге дәрәҗәнең 10% тәшкил итә [12][13].

Океан суында эрегән һәм атмосферада зур микъдарда ирекле кислород булуы күпчелек анаэроб организмнарның юкка чыгуына китерә. Шуңа карамастан, күзәнәкләрнең кислород ярдәмендә сулыш алуы аэроб организмнарга, анаэроб организмнарга караганда, күбрәк АТФ җитештерергә мөмкинлек бирә һәм аларны өстенлеккә чыгара[14].

540 млн ел элек кембрий башланган чорда кислород нисбәте күләм буенча 15 % — 30 % тәшкил итә[15]. Ташкүмер чоры азагында (300 млн ел элек) кислород күләме 35%-ка җитә һәм зур-зур бөҗәкләр һәм җир-су хайваннары барлыкка килүенә булышлык итә [16].

Җир шарындагы кислородның күпчелек өлешен Дөнья океанындагы фитопланктоннар җитештерә. Урманнар һәм яшел үсемлекләр җитештергән кислородның 60% шул ук урманнарда черү һәм таркалу процессына тотыла[17].

Атмосферадагы кислород нисбәтенә кеше эшчәнлеге тәэсире бик аз дәрәҗәдә[18]. Хәзерге фотосинтез темпы белән исәпләгәндә атмосферадагы барлык кислородны кире кайтару өчен 2000 ел кирәк булачак[19].

Кислород күпчелек органик матдәләр һәм тере күзәнәкләр составына керә. Тере күзәнәкләрдә атом саны буенча кислород 25%, массасы буенча 65% чамасы [10].

2016 елда Дания галимнәре атмосфера составында ирекле кислород 3,8 млрд ел элек булганын исбат итте[20].

Алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыегайтылган һавадан куу юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта сәнәгатьтә кислородны һавадан алалар.

Криоген ректификация ысулы — бүгенге көндә сәнәгатьтә төп кислород алу ысулы. Шулай ук, мембрана технологиясен кулланучы кислород корылмалары да киң кулланыла.

Лабораторияләрдә сәнәгатьтә җитештерелгән 15 МПа басым тутырылган корыч баллоннар кулланыла.

Составында кислород булган матдәләрне таркату[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калий перманганатын KMnO4 таркатып кислород алырга мөмкин:

Марганц оксиды(IV) катнашуында водород пероксидын каталик таркату реакциясе ярдәмендә кислород алырга мөмкин:

Калий хлораты(Бертолетов тозон) KClO3 каталик таркату ысулы белән кислород алырга мөмкин:

Терекөмеш оксидын таркату (t = 100 °C) кислород синтезлауның беренче ысулы була :

Су эретмәләрен электролизлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Селте, кислота һәм кайсыбер тозларзың (сульфатлар, селтеле металларның нитратлары) судагы сыегайтылган эретмәсеннән электролизлау — лабораториядә кислород алу ысулы.

Углекислый газ һәм перекись кушылмалары реакциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су асты дәрәҗәләрендә һәм орбитада очучы станцияләрдә гадәттә кислородны кеше сулап чыгарган углекислый газ һәм натрий пероксиды реакциясендә алына.

Реакциягә кергән углекислый газ һәм бүленеп чыккан кислород балансын көйләү өчен калий надпероксидын кушалар. Галәм корабларында авырлыгын җиңеләйтү өчен литий пероксидын кулланалар.

Физик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья океанында эретелгән O2 нисбәте салкын суда күбрәк, ә җылы суда — әзрәк
Сыек кислород

Нормаль шартларда кислород төсе, тәме һәм исе булмаган газ.

1 л кислородның массасы 1,429 г. Һавадан әз генә авыррак. Суда (4,9 мл/100 г 0 °C-та, 2,09 мл/100 г +50 °C-та) һәм спиртта (2,78 мл/100 г +25 °C-та) начар эри. Эретелгән көмештә яхшы эри (+961 °C-та 1 күләм көмештә Ag 22 күләм кислород O2 эри). Перфторланган углеводородларда да яхшы эри (20-40 күләм %).

Атомнар арасы — 0,12074 нм. Парамагнетик булып тора, ягъни сыек хәлдә магнитка тартыла.

Җылытканда газ хәлендәге кислородның кире атомнарга диссоциацияләнә: +2000 °C — 0,03 %, +2600 °C — 1 %, +4000 °C — 59 %, +6000 °C — 99,5 %.

Сыек кислород (кайнау температурасы −182,98 °C) — зәңгәрсу сыекча.

Файл:Phase diagram of oxygen.png
Фаза диаграммасы O2

Каты хәлдәге кислород (эрү температурасы −218,35 °C) зәңгәр кристалллар барлыкка китерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 https://www.rsc.org/periodic-table/element/8/oxygen
  2. Standard atomic weights of the elements 2021 (IUPAC Technical Report)IUPAC, 1960. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2019-0603
  3. West J. B. Carl Wilhelm Scheele, the discoverer of oxygen, and a very productive chemist // American Journal of Physiology: Lung Cellular and Molecular Physiology — 2014. — ISSN 1040-0605; 1522-1504doi:10.1152/AJPLUNG.00223.2014PMID:25281638
  4. Gibb B. C. Hard-luck Scheele // Nat. Chem. / S. J. CantrillNPG, 2015. — ISSN 1755-4330; 1755-4349doi:10.1038/NCHEM.2379PMID:26492000
  5. 5,0 5,1 Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  6. 6,0 6,1 6,2 (unspecified title)ISBN 0-8493-0485-7
  7. Татарско-русский словарь, 1931 год, Казань, проф. М. Курбангалиев, Р. Газизов, И. Кулиев (стр.3)
  8. J. Priestley, Experiments and Observations on Different Kinds of Air, 1776.
  9. W. Ramsay, The Gases of the Atmosphere (the History of Their Discovery), Macmillan and Co, London, 1896.
  10. 10,0 10,1 Кнунянц И. Л. и др. Химическая энциклопедия. — Москва: Советская энциклопедия, 1990. — Т. 2. — С. 387-389. — 671 с. — 100 000 экз.
  11. Я. А. Угай. Общая и неорганическая химия. — Москва: Высшая школа, 1997. — С. 432-435. — 527 с.
  12. Crowe, S. A.; Døssing, L. N.; Beukes, N. J.; Bau, M.; Kruger, S. J.; Frei, R.; Canfield, D. E. {{{башлык}}}(ингл.). — Nature. — В. 501. — № 7468. — С. 535–538. — DOI:10.1038/nature12426 — PMID 24067713.
  13. Campbell, Neil A.; Reece, Jane B. Biology, 7th Edition. — San Francisco: Pearson – Benjamin Cummings, 2005. — С. 522–23. — ISBN 0-8053-7171-0.
  14. Freeman, Scott. Biological Science, 2nd. — Upper Saddle River, NJ: Pearson – Prentice Hall, 2005.анг--> — P. 214, 586. — ISBN Biological Science, 2nd.
  15. Berner, Robert A. {{{башлык}}}. — Proceedings of the National Academy of Sciences of the USA. — DOI:10.1073/pnas.96.20.10955 — PMID 10500106.
  16. Butterfield, N. J. {{{башлык}}}(ингл.). — Geobiology. — В. 7. — № 1. — С. 1-7. — DOI:10.1111/j.1472-4669.2009.00188.x — PMID 19200141.
  17. «Лёгкие планеты» находятся в океане
  18. Образование кислорода в природе и получение его в технике. © Зооинженерный факультет МСХА
  19. Dole, Malcolm {{{башлык}}}(ингл.). — В. 49. — № 1. — DOI:10.1085/jgp.49.1.5 — PMID 5859927.
  20. ТАСС: Наука — Учёные: кислород в атмосфере Земли появился на 800 млн лет раньше, чем считалось ранее

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]