Әшимҗан Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әшимҗан Әхмәтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әшимҗан Әхмәтов
AkhmetovAshimjanSuleimenovich.jpg
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-kk-kz" does not exist.
Туган 23 февраль 1950(1950-02-23)[1]
Түле би (Җамбыл өлкәсе), Җамбыл өлкәсе[d], Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1]
Үлгән 15 сентябрь 2012(2012-09-15) (62 яшь)
Тараз, Казакъстан
Ватандашлыгы Flag of Kazakhstan.svg Казакъстан[2]
Flag of the Soviet Union.svg СССР[3]
Әлма-матер Питырбур дәүләт технология институты[d][1]
Һөнәре сәясәтче, химик, инженер, мөгаллим, хокук белгече
Сәяси фирка Нур Ватан[d][1]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d][1], техник фәннәр докторы[d][3], профессор[3] һәм академик[d][3]

Әхмәтов Әшимҗан (23 февраль 1950 ел — 12 сентябрь 2012 ел) — Казакъстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. Техник фәннәре докторы (1992). Юридик фәннәр кандидаты (1978). Казакъстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әшимҗан Сөләйман улы Әхмәтов 1950 елның 23 февралендә Жамбыл өлкәсенең Шус районы (хәзер Толе би) Новотроицкое авылында дөньяга килгән.

1973 елда инженер-химик-технолог һөнәре буенча Ленинград технология институтын тәмамлый.

1978 елда шушы ук институтның аспирантурасын тәмамлый.

2012 елның 12 сентябрендә Тараз шәһәрендә вафат була[4]

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Жамбыл «Химпром» җитештерү берләшмәсендә аппаратчы, аннары смена начальнигы буларак башлый.

1973 -1975 елларда — комсомол комитеты секретаре, Джамбул гидромелиоратив-төзелеш институты (ДГСМИ) укытучысы.

1978 елдан алып 1989 елга кадәр — бу институт


та өлкән укытучы, доцент, проректор, декан, партком секретаре, кафедра мөдире.

1989-1992 елларда — Санкт-Петербург технология институты докторанты, «Казакъстан — Санкт-Петербург» генераль консуллыгы директоры.

1992-1993 елларда — «Каратау» акционерлар холдинг компаниясенең (АХК) беренче вице-президенты.

1993-1994 елларда — «Инко» (Казакъстан — Лихтенштейн) Язучылар берлегенең генераль директоры.

1994 елда — Казакъстан Республикасы Югары Советы фән, мәгариф һәм яңа технологияләр буенча Комитетының яңа технологияләр подкомитеты рәисе урынбасары.

1994-1995 елларда — Казакъстан Республикасы Югары Советының сәнәгать, энергетика, транспорт һәм элемтә Комитеты җитәкчесе.

1995 елда — Казакъстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары.

1997 елда — Казфосфор» ААҖ-ның президент вазифасын башкаручысы, президенты.

1999 елның ноябреннән 2001 елның маена кадәр — Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вице-министры

2001-2005 елларда — Ш. Есенов исемендәге Каспий дәүләт технология һәм инжиринг университеты ректоры.

2005 елның августыннан 2006 елның апреленә кадәр — С. Аманжолов исемендәге Көнчыгыш-Казакъстан дәүләт университеты ректоры.

2006 елның апреленнән 2008 елның июненә кадәр — Казакъстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт идарә итү академиясе ректоры

2008 елның июненнән 2012 елның сентябренә кадәр — М. Х. Дулати исемендәге Тараз дәүләт университеты ректоры.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994-1995 елларда — XII чакырылыш Казакъстан Республикасы Югары Советы депутаты.

1996 елның гыйнварыннан 1999 елның декабренә кадәр — I чакырылыш Казакъстан Парламенты мәҗлесе депутаты.

2001 елдан 2007 елга кадәр — Мангыстау өлкә мәслихәте депутаты.

Гыйльми дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Техник фәннәре докторы (1992)
  • Юридик фәннәр кандидаты
  • Казакъстан Республикасы фәннәр академиясе академигы (2001)
  • Казакъстан милли табигый фәннәр академиясе академигы (2009)
  • Казакъстан Республикасы Милли инженер академиясе академигы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Казакъстан Республикасы мәгариф алдынгысы» күкрәк билгесе
  • Казакъстан Республикасы мәгарифенең мактаулы хезмәткәре[5]]
  • Казакъстан Президентының шәхси рәхмәт хаты һәм «Алтын барс» күкрәк билгесе
  • «Курмет» һәм «Парасат» орденнары (2008)[6]
  • «Астана» медале (1998)
  • «Казакъстан Республикасының 10-еллык бәйсезлеге» медале (2001)
  • «Казакъстан республикасы парламентының 10 еллыгы» медале (2006)
  • «Казакъстан республикасының 20-еллык бәйсезлеге» медале (2011) һәм башка бүләкләр.

Фәнни һәм әдәби хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. С. Әхмәтов 2 монография, 100-дән артык гыйльми басма авторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]