Әшә (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әшә (елга) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әшә
Кушыла: Сем
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 352 км²
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Россия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 122 метр
Озынлык 59 километр
Commons-logo.svg Әшә Викиҗыентыкта

Әшә (рус. Аша́) — Әшә шәһәренә исем биргән елга, Әшә шәһәре читеннән ага. Шәһәр бу елга буенда 1898 елда Әшә-Балашово чуен эретү заводы төзү айканлы барлыкка килә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әшә елгасы Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы җирләре аша ага, Сем елгасының уң як кушылдыгы.

Чиләбе өлкәсенең Әшә районында урнашкан Каратау битеннән баш ала һәм үрге агымында кеше яшәмәгән урыннардан ага. Сем елгасына аның тамагыннан 120 км өстәрәк Әшә шәһәре читендә килеп кушыла.

82 кушылдыгы бар. Аларның гомум озынлыгы — 180 км. Чиләбе өлкәсенең табигать һәйкәле.

Табигать һәйкәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әшә елгасы 1987 елның 6 октябрендә халык депутатларының Чиләбе өлкә Советы тарафыннан гидрологик табигать һәйкәле дин игълан ителгән [1] һәм хуҗалыкта файдаланудан алмыйча 805,3 га мәйдан билгеләнгән.Ул тәбигать һөйкәле буларак табигатьне саклау, мохит тудыручы, фәнни-танып белү һәм рекреация әһәмиятенә ия [2][3].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайчандыр елга буенда махсус торак пунктлар, агач кисү һәм күмер яндыручы авыллар: Үрге Әшә, Ивановка, Тройчатка булган[4]

Хәзерге вакытта Әшә елгасы буенда Точильный бистәсе урнашкан. Ул кайчандыр Әшә-Балашов заводы ихтыяҗлары өчен тирә-як урманнарны кисүчеләрнең балталары өчен кайрак боҗралары ясаучыларның җирлеге буларак барлыкка килгән. Әшә-Балашов заводы, аннары Әшә заводы 1947 елга кадәр агач күмердә эшләгән [5].

Су реестры мәгълүматлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия дәүләт су реестрының мәгълүматлары буенча, Чулман су бассейны округына керә, су хуҗалыгы бассейны елганың башыннан елга тамагына кадәр — Сем елгасы, кече елга бассейны — Агыйдел. Елга бассейны  — Чулман елгасы[6].

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга исеменең килеп чыгышын Чиләбе өлкәсенең төбәкне өйрәнүчесе, географ, топонимнар белгече Шувалов Николай Иванович үзенең "От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь" тигән сүзлегендә аңлатуынча, ике фараз очрый:

Аша, река, правый приток Сима, бассейн Белой; город областного подчинения; районный центр. Поселок основан в 1898 г. в связи со строительством металлургического завода, с 1933 г.— город. Название имеет два толкования. Одно рассматривает топоним с точки зрения оценки местных природных условий, сближая с тюркским глагол ас, аш — «переваливать», «переходить» (через горы), т. е. река, пробивающаяся через горы. Другое толкование из этнической терминологии. В первоисточниках река называется Асса (звуковое соответствие «с» и «ш»), что позволяет отнести название к родоплеменному «ас», «ассы», «аша». Род асс, ас входил в племя катайцев[7][8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение исполнительного комитета Челябинского областного Совета народных депутатов от 06.10.1987 №361
  2. Река Аша//Установочные сведения
  3. ОБ УТВЕРЖДЕНИИ ГРАНИЦЫ ПАМЯТНИКА ПРИРОДЫ ЧЕЛЯБИНСКОЙ ОБЛАСТИ РЕКИ АША
  4. 1930-е. Спецпоселения в Уральской области
  5. Точильный
  6. Дәүләт су реестры (2009-03-29). Әшә. Русия Табигать министрлыгы. әлеге чыганактан 2009-03-29 архивланды. 2018-12-20 тикшерелде.
  7. Шувалов Н.И. Аша// От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанное и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с. — ISBN ISBN 5-7688-0157-7
  8. От Парижа до Берлина по карте Челябинской области. [1]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аша // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 2-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]