Әюкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әюкә latin yazuında])

Әюкә (1642, Жунгар ханлыгы (хәзерге Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы)—1724) — 4нче калмык тайшасы (юлбашчы) (1672-1690), Торгуто ыруы вәкиле, беренче калмык ханы (1690-1724), Мончаның улы һәм варисы, Тайчин белән Эрдни-Батуның ейән.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмык ханның бала чагы Жунгариядә үтә. Чын исеме Ившин (Амита будданың исеменнән кыскартып алынган), әммә рус тарихына Әюкә дип ингән. 1654 елда Тайчин олатасы белән Идел буенча килә. 1672 елда атасы Мынчак үлгәннән соң, агалары һәм башка туганнары ярдәмендә Калмык урдасының төп башлыгы (тайша) дип игълан ителә.

Әюкә волга калмыкларын берләштереп, үз биләмәләрен артык киңәйтә. Ул хакимлек иткән чорда Җунгария Идел буенча аның бертуган инәсе Доржи Рабтан бер мең торгоут белән күченә. Торулар Әйтүкәнең хакимлеген танып, Калмык улусы санын арттыра. Соңыннан Әюкә Кубань нугайларына хәрби походын уңышлы белем ала. Ике ай буена каршы торган нугайлар калмыкларга баш сала.

Әюкә Россия башлыгына дию үз аллы сәясәт алып бара: кемесе менәдер яхшы мөнәсәбәттә булса (мәсәлән, Сарытау коменданты Д. Е. Бахметьев), шул ук вакытта ул башкалары белән дошманлаша.

Россия влачлары түбән Идел эчендә үз йогынтысын ныгыту максатында Әүкән һәм аның гаскәрләрен Әстерхан (1705-1706) һәм Булавин (1707-1709) ихтилалларын, шулай ук Төньяк сугышын (1700-1721) басуда файдалана.

Рус батшалыгы белән тыныч мөнәсәбәтләрен тергезгән Әюкә хан казакълар, төрекмәннәргә хәрби яу башлый, мангышлак төркмәннәренең бер өлешен Идел елгасы буена күчерә. Шул ук мәлләрдә аның сугышлары комык һәм кабарда халыкларга каршы уңышлы үтә.

1690 елда Далай-лама калмык башлыгы Ләүкәгә хан титулы бирә.

Калмык ханы жунгар ханнары белән дуслык мөнәсәбәтләрен саклый. Үзенең кызын Эван Рбдан ханга кияүгә бирә. 1697 елда Әюкә хан кенәз Борис Голицын белән очраша һәм Мәскәү белән яңа килешү төзеде. Бу килешү шарты буенча ул бохара, каракалпак һәм кыргызларга каршы сугышуны үз өстәнә ала, ә руслар калмыкларга туп һәм дары вәгъдә итә.

1707 елда Әюкә Россия хөкүмәтенә ярдәм күрсәтмәй: чечен, комык һәм нугайларга каршы үз гаскәрен бирүдән баш тарта.

Яңа башкорт күтәрелеше (1704-1711) вакытында Әйтүкәнең дербет тайшасы Мунке Темур Пенза һәм Тамбов губернасында йөздән артык рус авылын яндыра, халкын әсирлеккә ала. Рус хөкүмәте Әюкәгә аңлату өчен Петр Апраксинны ебәрә.

1720 елда Петр I боерыгы буенча ул Башкортостанга һәм Донга ихтилалларны бастыру өчен үз гаскәрләрен җибәрә.

Әюкә юлбашчы турында Әюкә башкорт халык җыры бар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]