Әҗинияз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әҗинияз
Әҗинияз.jpg
Әҗинияз Күсәбай улы (1824-1878)
Тугач бирелгән исеме: Әҗинияз Күсәбай улы
Псевдонимнар: Зиуар
Туу датасы: 1824 ел(1824)
Туу урыны: Хива ханлыгы, Муйнак төбәге, Камыш бөгәт кышлагы
Үлем датасы: 1878 ел(1878)
Үлем урыны: Муйнак
Милләт: каракалпак
Ватандашлык: Хива ханлыгы
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, җәмәгать эшлеклесе
Жанр: әйтеш, җыру
Иҗат итү теле: каракалпак, үзбәк, казакъ

Әҗинияз, Әҗинияз Күсәбай улы (псевдонимы Зиуар, Ziywar), (каракалп. Әжинияз Қосыбай улы, A'jiniyaz Qosıbay ulı, үзб. Ажиниёз Қўсибой ўғли, Ajiniyoz Qoʻsiboy oʻgʻli) (1824 ел, Хива ханлыгы, Муйнак төбәге, Камыш бөгәт — 1878 ел, шунда ук) — шагыйрь, XIX гасыр каракалпак әдәбиятының иң бөек вәкилләреннән берсе. Шагыйрь буларак та, каракалпак халкының мөстәкыйльлеге өчен көрәшнең башында торуы белән дә мәшһүр була.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1824 елда Җайхун (Амудәрья) елгасы Арал белән кушылган җирдә, Муйнак төбәгендә каракалпакларның ашамайлы һәм кыят кабиләләре яшәгән Камыш бөгәт кышлагында туган. Әтисе — Күсәбай, әнисе — Нәзирә. Муйнакта Хаҗиморат-имамның кадими мәдрәсәсендә, ятим калгач, әнисе ягыннан абыйсы Илморатта укый. Мәдрәсәләрдә укыганда, китап күчерү белән шөгыльләнә. Хива шәһәрендә башта Ширгазый хан төзеткән мәдрәсәдә (үз чорында аны «Маскани фазилән», «Галимнәр йорты» дип атаганнар), 1840-1845 елларда Котлыморат мәдрәсәсендә укый. Үзбәк, чагатай (иске үзбәк), гарәп, фарсы, казакъ, төрекмән телләрен камил белә. Мәдрәсәне тәмамлагач, авылына кайта, аннары 1 ел Казакъстанда яши. Авылдан авылга, байдан байга йөреп, җыру җырлап, әйтешләрдә катнашкан. Ашамайлы кабиләсеннән Хәмра исемле кызга өйләнә, 3 улы, бер кызы туа.

Баш күтәрүдә катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каракалпаклар Хива ханлыгына каршы 3 мәртәбә баш күтәрәләр (Айдас би күтәрелеше, 1827; Ирназар би күтәрелеше, 1855; Коңгырат күтәрелеше, 1858). Өченче күтәрелеш халык телендә «Бозатау (Бүзатау) бәрелеше» дип телгә алына. Баш күтәрүнең үзәге Коңгырат шәһәре була. Баш күтәрүчеләр башлыклары Әҗинияз белән Арал буендагы кечкенә атауга бикләнеп, соңгы сулышка кадәр хан гаскәренә каршы сугышалар. Бик аз кеше генә исән кала. Халык күтәрелеше бастырылгач, Әҗиниязны Төрекмәнстанга сөрәләр. Сөргендә вакытта төрекмән шагыйре Мәхтүмкули шигырьләрен тәрҗемә итә. Туган ягына әйләнеп кайткач, хакимиятләр эзәрлекләвеннән качып, берничә ел иленнән читтә — Җаек-Урал арасында, казакъ, башкорт, татарлар арасында йөри. Үз иленә 50-60 яшьләрендә, каракалпак җирләренең бер өлеше рус дәүләте кулына күчкәч кенә (1874), кайта ала. Бозатау, Камыш бөгәт, Ятим-үзәк авылларында ярлы балалар өчен мәктәпләр ачып, үзе шунда гыйлем бирә башлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әҗиниязның үз чорында басылып чыккан бер генә әсәре — казакъ акыны Мәңеш кыз (Кыз-Мәңеш) белән әйтеше — Ташкентта чыга торган «Төркестан вилаяте» газетасында 1878 елда басылып чыккан.

Шигырьләрен өч телдә — каракалпак, казакъ, үзбәк телләрендә яза. Каракалпак шигыренә (косык) фәлсәфә лирикасы төсмере кертә. Ватанны сөю, сагыну хисләренә бай шигырьләрен — «Кирәк», «Булыр», «Бозатау», «Егетләр», «Нәрсә яхшы», «Илләрем», «Бозатаулы гүзәлем», «Күңелем» — халык озак еллар хәтерендә саклап, телдән телгә сөйләп яшәтә. Билгеле булган барлык әсәрләре — кыска хикмәтле шигырьләре дә, борылышлы сюжет-вакыйгаларга бай озын-озын дастаннары да, халык күңелендә сакланып, яңа заманга килеп җиткән.

Татар-башкорт арасында йөргәндә Коңгырат күтәрелешенә багышлап, күп кенә шигырьләр чыгара.

Советлар Берлегендә шагыйрьнең әсәрләре бергә тупланып, 1949-1975 елларда каракалпак, үзбәк телләрендә, 1975 елдан соң рус телендә китап итеп нәшир ителә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нөкистәге һәйкәле
  • 1990 елдан Хивада Ширгазый хан мәдрәсәсендә Әҗиниязның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция эшли[1].
  • 1992 елда Нөкис дәүләт педагогия институтына исеме бирелгән.
  • Нөкистә скульптор Бәхтияр Саипов эскизы буенча һәйкәл ачыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Арал дулкыннары. Каракалпакстан язучыларының әсәрләре (төзүче Л. Хәмидуллин). Казан: ТКН, 1981.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]