Әңгел белән шайтан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әңгел белән шайтан latin yazuında])
Әңгел белән шайтан
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Әңгел белән шайтан татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта балалар барысы да йөзләре белән стенага борылалар. Берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — әңгел, көлсә — шайтан була. Шулай итеп уйнаучылар әңгел белән шайтанга бүленеп беткәч, шайтаннар әңгелләрне тотарга тырышалар. Әңгелләр:

Эт йөри урамда,
Хәбәре юк буранда.
Әңгеллеккә җиңеллек,
Шайтанга авырлык! —

дип җырлыйлар. Тотылса, әңгел шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар тотылып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]