Каһим Әүхәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каһим Әүхәтов latin yazuında])
(Әүхәтов Каһим Әүхәт улы битеннән юнәлтелде)
баш. Ҡаһим Әүхәт улы Әүхәтов
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 2 гыйнвар 1932(1932-01-02)
Туу урыны Күрдем, Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 2014
Үлем урыны Күрдем, Тәтешле районы, Башкортстан, Россия
Һөнәр төре язучы, шагыйрь
Активлык чорнының башы 1960
Бүләкләр
юбилейная медаль «60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.» юбилейная медаль «65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.»

Әүхәтов Каһим Әүхәт улы (2 гыйнвар 1932 ел14 октябрь 2014 ел) — шагыйрь. Әнгам Атнабаев исемендәге бүләк лауреаты (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каһим Әүхәт улы 1932 елның 2 гыйнварында Башкорт АССР-ының Бөре кантоны Иске Күрдем авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы) туган. Әтисе — Әүхәт Әбсаликов (1903-1942). 1942 елда үз теләге белән фронтка китә һәм шул ук елда һәлак була.

Әнисе — Нуриәсма Ситдыйк кызы (1903-1955). Ире фронтка киткәннән соң, үзе биш бала тәрбияли. Ул начар күрә, гамәлдә сукыр, һәм шунлыктан беркайда эшли алмый. Биш баласыннан икесе генә исән кала, Каһим һәм сеңлесе Рәйсә (1940 елгы), калганнары ачлыктан вафат була.

Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Каһим Күрдем авылында җидееллык мәктәптә укый. Укытучылары бәләкәй чактан ук аның әдәбиятка, белемгә ынтылышын күрәләр. Өченче сыйныфта ярты ел укыгач аңа укуны ташларга туры килә, әтисе сугышта вафат була.

1952-1955 елларда ГДР-да Бранденбург шәһәрендә хезмәт итә. Армияда хезмәт иткән чорда шагыйрьнең әнисе вафат була, ә сеңлесе Казакъ ССР-ына (хәзерге Казакъстан Республикасы) яшәргә китә. 1958 елның мартында Каһим Әүхәт улы комсомол путевкасы буенча Казакъ АССР-ының Караганда каласына металлургия комбинаты төзелешенә җибәрелә. Анда ул үзенең булачак хатыны, Башкортстан Республикасының Архангель районы, Азау авылы кызы Закирә Габидулла кызы Әбдрәхимованы (1928-1998) очрата. 1959 елның көзендә яшьләр өйләнешәләр һәм шагыйрнең туган авылына әйләнеп кайталар. Шагыйрь авылында клуб мөдире булып эшли. 1962 елда яшь гаилә яңадан Казакъстанга китә, анда дәүләттән фатир ала. Ләкин туган ягы тарта һәм гаилә туган авылга тагын кире кайта.

Казакъ ССР-нан кайтканнан соң, Каһим Әүхәт улы Иске Күрдем авыл Советы сәркәтибе булып эшли. 1966 елда шагыйрь беренче тапкыр шигырьләрен «Кызыл таң» җөмһүрият гәзитенә җибәрә. 1970 елда шагыйрь кыр бригадиры вазифасына тәгаенләнә. 1973 елның язында Каһим Әүхәт улы Әнгам Касим улы Атнабаев (авылдашы, Башкортстан Республикасының халык шагыйре) белән очраша. Әнгам Касим улы аңа үзенең шигырьләр китабы өстендә эш башларга киңәш итә.

Аның шигырьләре җөмһүрият гәзитләрендә һәм журналларында («Агыйдел», «Яшь көч», «Кызыл таң») басылып чыга. 1980 елда аның «Басу җыры» исемле беренче шигырьләр китабы басылып чыга. Рецензенты билгеле әдәбиятчы, тәнкыйтьче Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов, ә редакторы башкорт шагыйре, әдәбиятчы Равил Сәхиулла улы Шаммасов булалар.

1983 елда «Авылым үрләре» исемле икенче китабы дөнья күрә, ә 1984 елда шагыйрь «Кызыл таң» гәзите премиясе лауреаты була.

2003 елның февраленда Әүхәтов Каһим Әүхәт улына Башкортстан Республикасы Тәтешле районының мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Әнгам Атнабаев исемендәге бүләк бирелә[1]. Шагыйрь Яңавыл әдәби берекмәсе «Замандаш»[2] һәмТәтешле районының «Ак чишмә» шагыйрьләр берләшмәсендә әгъза булып тора.

Каһим Әүхәт улы 2014 елның 14 октябрендә вафат була. Ул үзенең туган авылы — Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Иске Күрдемдә җирләнгән.

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт телендә:

  • Басу җыры, Уфа, 1980;
  • Авылым үрләре, Уфа, 1984;
  • Тормыш мәйданында, Уфа, 1993;
  • Шигырьләр, Уфа, 1993;

Татар телендә:

  • Кырларым — тугайларым. Хикәяләр, шигырьләр, Ю.Тәтешле, 2005;
  • Җмрем Җыры, Уфа, 2008;
  • Табынымда ирем жылысы, Ю.Тәтешле;

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]