Өбрә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өбрә latin yazuında])
Өбрә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°3'тн, 49°12'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 149 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422711
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Ибря

ӨбрәТатарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Өбрә авылы Биектау районы үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 15 чакрымда, җирле үзидарә үзәге Әлдермеш авылыннан — 3, Казаннан 39 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 149 тирәсендә. Почта индексы — 422711.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл шактый борынгы чорларда оешкан. Аның атамасы Казан ханлыгы чорыннан билгеле. 1602—1603 еллардагы мәгълүматларны эченә алган белешмәдә — Казан өязенең теркәү кенәгәсендә Өбрәдә йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәве күрсәтелә. И. П. Ермолаев хезмәтендә авыл 1580 ел белән искә алына.

Ь. Йосыпов авыл зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары таба. Бу ташны археологлар да билгели, һәм шунда ук алар соңгы болгар чорына мөнәсәбәтле акча хәзинәсе дә тапканнар.

1793—1803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документ-ларында Өбрә авылы искә алына. Авылдагы 9 хуҗалыкта йомышлы татарлардан 35 ир-ат һәм 34 хатын-кыз, 11 хуҗалыкта исә ясак түли торган татарлардан 39 ир-ат һәм 44 хатын-кыз яшәгән.

XVIII йөз мәгълүматлары тупланган Д. А. Корсаков җыентыгына караганда, Өбрәдә 23 йомышлы, 25 ясаклы татар 172 һәм өч дворовый кеше исәпләнгән. А. Артемьев хезмәтендә Өбрә авылы болай телгә алына: «Авылдагы 42 хуҗалыкта 224 ир-ат һәм 209 хатын-кыз көн күргән, авылда бер мәчет эшләгән».

Өбрә авылын Н.Н. Вечеслав (XIX) түбәндәгечә сурәтли: «Авыл халкы Өбрә авылы җәмгыятен төзегән. Андагы 72 йортта 246 ир-ат һәм 228 хатын-кыз яшәгән. Авылда агач мәчет һәм җил тегермәне булган». Өбрә авылы турында И.А. Износковта түбәндәге мәгълүматларны табабыз: «Авыл Сая суы буена һәм Уржум сәүдә юлының сул ягына утырган. Ул элек Өбрә-Казаклы (Лашман) һәм Өбрә-Ясаклы дип аталган ике бистәдән торган. Хәзер алар бер авыл. Андагы 89 хуҗалыкта ислам дине тота торган 264 ир-ат һәм 267 хатын-кыз көн иткән, тормыш-көнкүрешләре ярлы булган, халык мич чыгару, тегермәнчелек, чабата ясау, тегүчелек белән шөгыльләнгән». 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдән күренгәнчә, Сая суының уң ягына урнашкан Өбрәдә дә татарлар көн күргән. К. П. Берстель чыгарган тарихи белешмәдән аңлашылганча, Өбрә авылында 383 татар кешесе яшәгән.

Өбрә авылы халкы тирә-юньдәге Әлдермеш, Суксу, Кондырлы һ. б. авыллар белән бергә Биектау җыенында катнашкан.

Өбрә мәхәлләсе XVIII йөзнең ахырында һәм XIX йөзнең башында барлыкка килә. Шул заманнарда агач мәчет төзелә. XX гасыр башында мәхәлләнең 117 хуҗалыгында ислам дине тотучы 336 ир-ат һәм 335 хатын-кыз яши.

Картлар Өбрәгә иң беренче тапкыр Сәфәр исемле кеше килеп утырган дип сөйлиләр. Бу заманнарда авыл урыны зур, калын урман белән каплап алынган була. Авылда мөселманлыкка чыккан чирмеш нәселләре дә бар дип әйтәләр.

Өбрә авылы Сая суы буена, вак кына калкулыклар арасына утырган. Сая суы авылны икегә бүлә. Авылда Чәй чишмәсе бар. Халык бу чишмә суын чәйгә генә тоткан. Мулла кизләве дип йөртелгән чишмәнең исеме муллага мөнәсәбәтле рәвештә бирелгән. Өбрә басуыннан Сая суына Кортлаган, Поварна, Чәй суы инешләре кушыла. Авыл янында Каен асты дигән болын бар. Бу атама борынгы заманнарда биредә каенлык булганны аңлата. Иске зират Сая авылы янында булган, хәзер аның урыны сукаланган. Әкәй алачыгы дип аталган таулы урын Әлдермеш авылы белән ике арада урнашкан. Халык хәтерендә сакланып калган истәлекләргә караганда, бу урында элек чирмеш һәм әкәйләр (марилар) яшәгән дигән фикер бар. Кышкы бураннарда бу тау тирәсендә юлчылар һәрвакыт юлдан язганнар, адашып йөргәннәр.

Элек авылда мәчет эшләгән. Совет хакимияте елларында аның манарасы киселгән.

Авылның зираты тәртиптә, тирә-юне тимер челтәр белән тотып алынган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
444 680 671 528 642 599 454 344 263 150 153 149

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевнең (1900—1954) тамырлары Өбрә авылыннан. Аның әтисе Җамалетдин Бикчәнтәй улы Өбрә авылында туган. Композиторның әнисе Мәхүбҗамал апаның әтисе Миңлебай абый, тумышы белән шул ук Биектау районының (Дөбъяз төбәге) Зур Битаман авылыннан була.

Өбрә янындагы Энсә авылында Татарстанның халык артисткасы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова (1948) туган.

Салих Сәйдәшев музее
Музейның иске бинасы

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.