Эчтәлеккә күчү

Өлҗән (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өлҗән (Татарстан) latin yazuında])
Өлҗән
Рәсми исем Ульянково
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Өлҗән авылы җирлеге һәм Өлҗән вулысы
Административ-территориаль берәмлек Өлҗән авылы җирлеге[1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 522 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 132 метр
Почта индексы 422333
Карта

Өлҗән (рус. Ульянково, элеккеге исеме Агыш яки Агыш-Ульяново, Агишево[2]) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан авыл. Өлҗән авыл җирлеге үзәге.

Авылга Ульянка исемле Казан ханлыгына әсир төшкән кеше нигез сала һәм авыл атамсы да шуннан чыккан дип уйланыла.[3]

Авыл Казан ханлыгы чорында полоняниклар тарафыннан (рус әсирләре, хан оланнары тарафыннан коллыкка урланган) нигезләнгән. 1567 елда Смоленск якларыннан 15 яңа гаилә күченгәч, соңрак Ветлуга елгасы ярларыннан тагын бер төркем килеп тулылана башлагач, халык саны тиз арада арткан һәм 330 елда (1567-1897) 1986 кеше тәшкил иткән.

Халкы Зөя Троица-Сергиев монастыре карамагында була, 1764 елда – икътисади, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә, халкының төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мичкә ясау, итек басу, тукучылык, тугым, чана табаны ясау кәсепчелеге торган.[2]

XX йөз башында авылда Өлҗән вулысы идарәсе, Илья чиркәве, Өлҗән земство мәктәбе, фельдшерлык пункты, 2 су һәм 7 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, сыраханә, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була.[2]

Шимбә көннәрендә авылда базар эшләгән, елга бер тапкры, 20 июльдә ярминкә уздырыла торган була.[2]

Ульянково вулысы үзәге һәм әлеге вулыс 1925-26 елларда Зөя кантонында иң зурлардан саналган.[3]

XX гасыр башында Ульянково авылы төбәктә иң зур авыллардан саналган. Авылда янгыннар еш була. 1917 елның 16 июленнән 1918 елның 5 декабренә кадәр 47 йорт яна. Утызынчы елларда колхозлар оеша башлау белән халык тарала башлый.[3]

Бәрле тугае күренеше

Өлҗән авылы Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 107, район үзәге Олы Кайбычтан 8, Колангы тимер юл станциясеннән 33 чакрымда, Бәрле елгасы ярларында урнашкан.

Авылның төньягында авыл хуҗалыгы кырлары ята. Көнчыгышта урман һәм көньякта иген кырларыннан Түгәрәк урман (Зирекле урманы) урнашкан.

Авылның уртасыннан Бәрле елгасы ага.[4] Бу елга авылдан узып Олан авылыннан соң Олы Кайбыч авылы җирлеге белән чик булып тора.[5]

Җирлектә эре кыргый хайваннардан урман буйларында кабан дуңгызларын, пошиларны, кырларда төлкеләрне очратырга мөмкин.

Кырларда, үзәннәрдә кыр куяны, кыр тычканы, йомраннар кебек вак кимерүчеләр яши. Болыннарда, шулай ук, кәлтәләрне, еланнарны, вак бөҗәкләрне очратырга мөмкин.

Су буйларында һәм тугайларда кондызлар, ондатралар очрый. Сазлыкларда, су буйларында үрдәк, торна, ләк-ләк кебек су- саз кошлары яши.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[7]

1989 1997 2010 2011 2017
691 615 522 486 506

Милли составы (2010): руслар (96%), татарлар (2%), чуашлар (2%).

Күренекле кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ф. И. Калашников (1916–2003) – ТАССР Югары Советы депутаты (1971–1975 елларда), Октябрь Революциясе һәм “Почёт билгесе” орденнары кавалеры
  • А. Я. Полковников (1913–1978) – инженер, контр-адмирал, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры
  • И. И. Поникаров (1928–2016) – химия машиналары төзү гыйлеме өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы
  • Ф. Р. Сундуров (1941 елда туган) – юрист, юридик фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре.
  • А. С. Калашников — 3 гвардия танк армиясенең "ОКР СМЕРШ" начальнигы урынбасары, полковник.
Авылдагы Рождество Христово гыйбадәт йорты

1744 елдан агач чиркәү эшли. Метрик язуларны Сидровских поп ясаган. 1750 елда 55 мәхәллә кешесе була.[3]

1854 елда авылда Илья чиркәве төзелә, XX гасыр башында, Октябрь инкыйлабыннан соң җиркәү ябыла, бинасы авыл җирлеге идарәсенә бирелә, 1970 елларда җимерелә.[2] Башка торгызылмый. Бары 1999 елда гына элеккеге мәктәп интернаты бинасы Рождество Христово гыйбадәт йорты итеп үзгәртелә.[2]

Авылда 1861 елдан земство мәктәбе эшли. 1921 елда башлангыч мәктәп итеп, 1940 елдан җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елдан – сигезьеллык, 1966 елдан урта (1979 елда яңа бина төзелә), 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.[2]

1968 елан балалар бакчасы эшләп килә.

  • Өлҗән мәдәният йорты
  • китапханә
  • фельдшер-акушерлык пункты,
  • Кайбыч муниципаль районының психология-педагогия хезмәте
  • Төбәк тарихын өйрәнү музее
  • Почта элемтә бүлеге
  • Россия Саклык Банкы ААҖ, Идел-Нократ банкы
  • Полиция участок пункты[3]

Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» һәм «Вьюга» вокаль ансамбльләре эшли.[2]

1930 елда авылда «Ульянково» колхозы оештырыла, 1959 елдан 1991 елга кадәр аның составына Воскресенский, Корноухово һәм Победа авыллары кергән. 1998 елдан «Ульянково» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе итеп үзгәртелә. Соңрак Җаваплыгы чикләнгән җәмгыять «Золотая Нива», аннары Ак-Барс, Август агрохолдинглары составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.[2]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.