Эчтәлеккә күчү

Өмет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өмет latin yazuında])
Өмет
Рәсем
Сурәтләнә Hope[d] һәм La Speranza[d]
Моның каршысы безнадёжность[d]
 Өмет Викиҗыентыкта
«Өметсезлек төрмәсендәге өмет», Эвелин де Морган картинасы

Өмет — теләгән максатның үтәлешен нык көткәндә барлыкка килә торган һәм аңа ирешү мөмкинлеген алдан күрә торган уңай хис; бу эмоциональ процессны кичергән кешенең халәтен аңлау белән бәйле фәлсәфи, дини һәм мәдәни төшенчә. Өмет — процессның нечкәлекләрен аңламыйча, нәтиҗәгә ирешү теләге. Процессны аңлагач, өмет аны көтүгә әйләнә. Өметнең капма-каршысы — өметсезлек .

Борынгы грек мифологиясендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәшһүр миф буенча, Пандора тартмасы төбендә калган бердәнбер әйбер — өмет.

Христиан динендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өмет христианнарның өч төп сыйфатының берсе дип санала.

Христианлыкта рухи үсеш баскычларының берсе (Петр баскычы, аның беренче баскычы — иман), аның буенча христианлыкта Аллага менәләр.

Әйләнә-тирә дөньяның бер үзлеген белдерә: кеше катгый алдан билгеләнгән (детерминацияләнгән) дөньяда түгел, ә билгесез (ихтимал) дөньяда була. Фома Аквинский теология суммасында («Сумма теологии», Ч2, в.25, Р.4) өметне (spes) дүрт дәртнең берсенә кертә һәм аны «киләчәк бәхеткә» ия булу (bonum futurum) дип билгели[1].

Психологиядә өмет

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка психологы һәм позитив психология методына нигез салучы Мартин Селигман сүзләренчә, кеше уңышсызлыкларны вакытлыча һәм конкрет сәбәпләргә бәйләсә, өметле булачак. Шулай итеп, ярдәмсезлек хисе вакыт белән чикләнгән һәм билгеле бер хәл белән бәйле[2].