«Өмет» (Сембер)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Өмет» (Сембер) latin yazuında])
(Өмет (Сембер) битеннән юнәлтелде)
Өмет
Файл:Bash Bit.jpg
Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Сембер өлкәсе администрациясенең мәгълүмат чаралары департаменты

Баш мөхәрир

Исхак Хәлимов

Нигезләнгән

1989

Тел

татар

Төп офис

432000, Сембер өлкәсе, Сембер шәһ., Ленин ур., 95

Тиражы

7200 (2012, июнь ахыры)


Веб-сайт: http://emet73.ru/

«Өмет» өлкә автоном учреждениесе – Сембер өлкәсе татар газеты.

Газет КПСС өлкә комитеты, өлкә халык депутатлары советы һәм өлкә татарларының мәгърифәтчел «Туган тел» оешмасының бергәләп имзалаган уртак карары белән дөнья күрде. 1989 елның 30 декабрендә өлкә татар газетасы «Өмет» һәм чуаш гәзите «Канаш» чыга башлаганнар. Беренче мөхәррире – Галимҗан Насыйров.

2011 елда газета атна саен 12 битле булып чыга башлады, июль аеннан Татарстанның «Атна вакыйгалары» дип исемләнгән айлык кушымтасы да өстәлде әле, шуның нәтиҗәсе буларак, газетаның гомуми тиражы 7 мең данәгә кадәр җитте. Тираж күрсәткече буенча Русиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора.

Газета белән җирле авторлар: Лена Садыйкова, Флорис Галимьянов, Равил Шәфигуллин, Рифкать Хисмәт хезмәттәшлек итә. Газетаның барлыкка килгәндә өлкә татарларының Туган тел оешмасының беренче җитәкчесе Айрат Ибраһимның аеруча зур ярдәме тиде. Ул 1997 елга кадәр газетның хатлар бүлеген алып барды. 1995 елдан – Азатлык радиосының Сембер өлкәсендәге хәбәрчесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]