Өммегөлсем Ардаширова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өммегөлсем Ардаширова latin yazuında])
Өммегөлсем Ардаширова
Туган 7 апрель 1951(1951-04-07) (73 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Ардаширова Өммегөлсем Тәлгать кызы (1951 елның 7 апреле, Уфа) — галим-сәнгать белгече, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (1994), профессор (1995). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010),[1][2] Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри бирү хезмәткәре (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өммегөлсем Тәлгать кызы Ардаширова 1951 елның 7 апрелендә Башкорт АССР-ының башкаласы Уфада туган.

1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

Аннары Уфа шәһәре мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында эшли.

1978 елдан Башкорт дәүләт педагогия институты укытучысы.

1995-2002 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетының эстетик белем бирү кафедрасы мөдире, шул үк вакытта 2002-2003 елларда ВЭГУ-ның нәфис һәм социаль-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире.

2003 елдан Мәскәү бизнес, психология һәм идарә итү институтының «Дизайн» факультеты деканы, 2005-2010 елларда сынлы сәнгать һәм дизайн факультеты деканы, шул үк вакытта 2009 елданбирле — Татарстан гуманитар-педагоглык университетының (Казан) сәнгать һәм нәфис белем бирү теориясе кафедрасы мөдире.

2010 елда сын­лы сән­гать һәм ди­зайн өл­кә­сен­дә бел­геч­ләр әзер­ләү­гә зур өлеш кер­түе һәм күпь­ел­лык нә­ти­җә­ле эш­чән­ле­ге өчен «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» дәү­ләт юга­ры һө­нә­ри бе­лем уч­реж­де­ни­е­се­нең сән­гать те­о­ри­я­се һәм бе­ле­ме ка­фед­ра­сы про­фес­со­ры Ар­да­ши­ро­ва Өм­ме­гөл­сем Тәл­гать кы­зы­на «Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган сән­гать­кә­ре» ди­гән мак­тау­лы исем би­релә.[3]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ардаширова Өммегөлсем Тәлгать кызы фәнни тикшеренүләре сәнгать белеменә, хәзерге дөньяда кешенең рухи яшәешенә, укучыларның эстетик һәм рухи мәдәниятен төзү проблемаларына багышланган 70-тән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005)
  • Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010)

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ардаширова, Гульсум Талгатовна. Формирование эстетического вкуса в культуре поведения учащихся ПТУ : диссертация кандидата педагогических наук: 13.00.01. — Москва, 1983. — 225 с. : ил. Теория и история педагогики. OD 61 84-13/1007
  • Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Эстетическая категория «катарсис» в педагогике: (Московский педагогический государственный университет имени В. И. Ленина. — М. : ТОО «Интел Тех», 1994. — 32 c : ил. — ISBN 5—86371-016-0: ББК 87.811р301-21(2Рос)
  • 37/А-799 Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Искусство в процессе формирования личности учителя: автореферат диссертации доктора педагогических наук : 13.00.01 / Э. Т. Ардаширова; Московский педагогический государственный университет имени В. И. Ленина, Дис. совет Д 053.01.03. — М., 1994. — 31 с. - ББК 74р30-024.7(2Рос),022
  • Интеграция музыкального искусства с естественно-математическими и гуманитарными науками в педвузе. М., 2001;
  • Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Интеграция музыкального искусства с естественно-математическими и гуманитарными науками в педвузе : (Краткий историко-теоретический очерк: классика и современность) / э. Т. Ардаширова. — М. : ВЛАДОС, 2001. — 66 с. : ил., портр.; 20 см; ISBN 5-691-00589-8
  • Музыка — Теория музыки — Музыка и наука — Лекции для высшей школы. FB 2 01-43/118-2; FB 2 01-43/119-0
  • Образ матери в изобразительном искусстве. Казань, 2008.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вахитов Р. Әниләр-апалар турында : [проф. Ө. Ардашированың “Образ матери в изобразительном искусстве” кит. тур.] / Р. Вахитов // Казан утлары. – 2010. – № 3. – 159 – 160 б.
  • Арҙаширова Өммөгөлсөм Тәлғәт ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]