Өммегөлсем Камалова-Акчурина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өммегөлсем Камалова-Акчурина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Өммегөлсем Камалова-Акчурина

Өммегелсем Камалова (1889 — 1957) — татар җәмәгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1889 нчы елны Чистай шәһәрендә Закир ишан (Мөхәммәдзакир Габделваһапов-Камалов) гаиләсендә дөньяга килә.

XX гасыр башында татар хатын-кызлары гимназия һәм югары мәктәпләрдә укый башлыйлар, үзлекләреннән белемнәрен күтәрәләр. Алар арасында Чистай кызлары аерым урын алып торалар. Гөлсем Камалова шундыйлардан була.Ул 1908 елда Казанның Котова гимназиясен тәмамлау турында аттестат ала. Шуннан соң Петербургка югары педагогия курсларының физика-математика бүлегенә укырга керә.

Гөлсем Камалова 1912 елда Балкан сугышы вакытында Төркиягә төрек солдатларына ярдәмгә бара, "Һиляле Әхмәр" ("Кызыл ай") хәрби лазаретында шәфкать туташы була. Төрле җәмгыятьләр аларның чыгыш ясауларын үтенәләр. 12 ноябрьдә «Шәкертләр җәмгыяте» чакыруы буенча оештырылган очрашуда «Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов һәм „Төрек йурды“ мөдире Йосыф әфәнде Акчура катнашты», — дип яза Ф.Кәрими. Гөлсем Россиядәге уку тәртипләре, мәгариф юлындагы хәрәкәт хакында сөйли.

Гөлсем үзе төрек хатыннары җәмгыяте «Тәгаләи нисван»га баргач алган тәэсирләре хакында «Болар хакында һәммәсен язсам, диңгезләр кара, җир йөзе кәгазь булса да җитмәс… Ишектән без барып кергәч, һәммәсе аякка калыктылар вә алкышлап безне каршыладылар…» — дип яза..

Гөлсем Камалова милли азатлык көрәшендә актив катнаша. Ул яшьтән үк татар зыялылары Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровлар белән аралаша. 1913 елда Гөлсем Камалова Абдулла Акчуринга кияүгә чыга.

Гөлсем Камалова-Акчурина 1957 елда Казан шәһәрендә вафат була. Ул татар зиратына күмелә.

Өммегөлсем Камалованың язмышы турында Роза Туфитулова «Язмыш җиле» романын иҗат итә. Әлеге роман Төркиядә «Гөлсем» исеме белән төрек телендә басылып чыккан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]