Эчтәлеккә күчү

Өммегөлсем бинт Гали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өммегөлсем бинт Гали latin yazuında])
Туу датасы 627[1]
Туу урыны Мәдинә, Мәдинә җәмгыяте[d]
Күмелү урыны Әл-Бакыйг[d]
Ата Гали ибне Әбү Талиб[1]
Ана Фатыйма
Кардәш Рукайя Машхад[d], Зәйнәп бинт Гали, Мухсин ибн Али[d], Хусейн ибн Али[d], Хилал ибн Али[d], Усман ибн Али[d], Хасан ибн Али[d], Аббас ибн Али[d], Abdullah ibn Ali ibn Abi Talib[d], Джафар ибн Али[d], Мухаммад ибн аль-Ханафия[d], Хадиджа бин Али[d], Maymouna bint Ali[d] һәм Abu Bakr ibn Ali[d]
Ире яки хатыны Авн ибн Джафар[d], Мухаммад ибн Джафар[d], Абдуллах ибн Джафар[d] һәм Гомәр
Балалар Зейд ибн Умар[d] һәм Ruqayyah bint Umar[d]
Туган тел гарәп теле
Почтительный суффикс да будет доволен им Аллах[d]
 Өммегөлсем бинт Гали Викиҗыентыкта

Өммегөлсем бинт Гали (гарәп. أُمّ كُلْثُوم بِنْت عَلِيّ), шулай ук Зәйнәп әл-Сугра (гарәп. زَيْنَب ٱلصُّغْرَىٰ) 627 елда Мәдинәдә туган - Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы, Кәрбәлә сугышыннан исән калган кеше буларак билгеле. Ул Гали ибне Әбү Талиб һәм Фатыйма әз-Заһраның иң кечкенә кызы була. Аның әтисе, Гали ибн Әбү Талиб, Ислам пәйгамбәре Мөхәммәтнең туганы, ә әнисе, Фатыйма әз-Заһра, Мөхәммәтнең кызы. Гали шулай ук дүртенче хак хәлиф (656–661 елларда идарә иткән) һәм беренче шигый имамы була.

Яшь Өмм Күлсүм 632 елда бабасын һәм әнисен югалта. Ул әле бала чакта, икенче хак хәлифә Гомәр ибн әл-Хаттаб аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, бу тәкъдимгә Өмм Күлсүм үзе һәм аның әтисе Гали каршы чыга, бәлки, Гомәрнең хатын-кызларга карата рәхимсезлеге аркасындадыр. Бер сөнни риваять буенча, Гомәр үз тәкъдиме өчен күренекле мөселманнарның ярдәмен алганнан соң, Гали ахыр чиктә бу никахка ризалаша.

680 елда Өмм Күлсүм Кәрбәлә сугышында исән кала, анда аның абыйсы Хөсәен ибн Гали һәм аның ир-ат туганнарының күбесе Өмәви хәлифе Язид I ибн Мөавия (680–683 елларда идарә иткән) гаскәрләре тарафыннан үтерелә. Хөсәен лагерендагы хатын-кызлар һәм балалар сугыштан соң әсирлеккә алына һәм Күфәгә, аннары Өмәвиләр башкаласы Димәшккә җибәрелә. Өмм Күлсүм Күфәдәге халык алдындагы чыгышында Язидны гаепли, Хөсәенне яклый һәм аның үлемендә катнашканнары өчен күфәлеләрне шелтәли. Соңрак Өмм Күлсүм азат ителә һәм туган шәһәре Мәдинәгә кире кайтарыла.

Өмм Күлсүм Гали ибн Әбү Талиб һәм Фатима әз-Зәһраның дүртенче баласы һәм аларның иң кечкенә кызы була. [2] Өмм Күлсүм шулай ук Зәйнәб әс-Сугра (туры мәгънәдә "кече Зәйнәб") буларак билгеле, бу аны өлкән апасы Зәйнәб бинт Галидән (туры мәгънәдә "өлкән Зәйнәб") аерып тора. [2] Зәйнәб сүзе гарәпчә "ата бизәге" дигәнне аңлата. [2] [3] 632 елда, бабасы Мөхәммәт һәм әнисе Фатыйма үлгәндә, Өмм Күлсүм әле кечкенә бала була [4] [5] .

Гомәрнең өйләнешү тәкъдиме

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче хак хәлифә Гомәр ибн әл-Хәттаб үзенең идарә итү чорында (634-644) Өмм Күлсүмнең кулын сорый, дип санала. Бу турыда сөнни тарихчысы Ибн Сад әл-Багдади (845 елда үлгән) "Табакат" хезмәтендә яза. Ул чакта әле бала булган Өмм Күлсүм каршы чыга. Ислам дине белгече Вильферд Маделунг бу баш тартуны Гомәрнең хатын-кызларга карата кырыс мөнәсәбәте аркасында була, дип саный. Гали дә каршы була, тик соңыннан бирешә, чөнки Гомәр данлыклы мөселманнардан хуплау сорый һәм моңа ия була.[6] Ихтимал, Гомәр идарә итү системасында Галигә якынлашырга теләгән була.

Кәрбәлә янындагы сугыш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Captives at the court of Yazid
Язид сараендагы әсирләр. Иранның Кирманшаһ шәһәрендәге Муавин үл-Мөлек эчендәге плитка бизәге, анда Язид сараендагы әсирләр сурәтләнгән.

656 елда аның әтисе Гали дүртенче хак хәлифә итеп сайланган [7] һәм 661 елның гыйнварында ул үзенең гамәлдәге башкаласы Күфәдә үтерелгән. [8] [9] [10] Гали үлгәннән соң күп тә үтми, аның өлкән улы Хәсән ибн Гали Күфәдә хәлифә итеп сайланган [11] [12], ләкин соңрак 661 елның августында Мөавия ибн Әбү Суфиян (661–680 елларда идарә иткән) файдасына тәхеттән баш тарткан. [13] [14] Хәсән белән Мөавия арасындагы тынычлык килешүе буенча, соңгысы варис билгеләмәскә тиеш була. [14] Хәсән тынычлык килешүе нигезендә тәхеттән киткәннән соң сәясәттән читтә тора [15] [16] [17], ләкин 669 елда аны агулап үтерәләр, мөгаен, Мөавия котыртуы белән [14] [13] [18]. Шулай итеп аның улы Язид I ибн Мөавиянең (680–683 елларда идарә иткән) варис булуына юл ачыла. [19] [20] Хәсән аннары мирасчы итеп бертуганы Хөсәен ибн Галине билгели [13], ә ул шулай да Мөавия белән килешүне саклый. [21] [22]

676 елда Муавия ибн Әбү Суфьян үзенең улы Язид I ибн Муавияне үз варисы итеп билгели[23], Хәсән белән төзегән килешүен боза[24]. Ислам тарихын язучылар тарафыннан Язид ислам нормалары ачыктан-ачык бозучы кеше буларак искә алына[19][25][26], һәм аның билгеләнүенә Мөхәммәднең күренекле юлдашлары, шул исәптән Хөсәен ибн Галинең уллары каршылык күрсәтәләр[27][28]. 680 елда Моавья вафат булганнан соң тәхеткә Язид килгәч, соңгысы Мәдинә губернаторына Хөсәеннән көч белән тугрылык антын алырга йөкли. Хөсәен шунда ук туган шәһәрен, Мәдинәне ташлап, Язидне хәлиф итеп танымаска теләп, төнлә Мәккәгә китә.[21] Хөсәеннең бу ниятләре аның илчесе тарафыннан расланган булган кайбер күфәлеләрдән ярдәм хатлары алгач, соңрак Мәккәдән чыгып, кайбер туганнары һәм тарафдарлары белән Күфәгә китә[21], аның белән Зәйнәб һәм Өмм Күлсүм дә була[29]. 680 елның 2 октябрендә су һәм ныгытмалардан ерак торып Күфәгә барышлый, Хөсәеннең кечкенә кәрванын Язид I армиясе тоткарлый һәм Кәрбәлә чүл җирләрендә лагерьны таркатырга мәҗбүр була.[21] Күфәнең яңа губернаторы Хөсәеннең илчесен үтерә һәм Күфә кабиләләре башлыкларын куркыта, шуңа алардан да ярдәм килми.[21] Берничә көн дәвамында чолгап алынган һәм якындагы Ефрат елгасыннан су да эчә алмаган Хөсәен 680 елның 10 октябрендә күпчелек ир-ат туганнары һәм үзенең кечкенә төркеме белән Кәрбәлә янында Өмәвиләр хәлифәсе Язид I ибн Муавия армиясенә каршы сугышта (680-683) үтерелә.[19][25][30]

Сугыштан соң, Хөсәен лагерендагы хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алынып, башта Күфәгә, аннары Сүрия башкаласы Димәшккә җибәрелә. [31] Язид I ахыр чиктә әсирләрне азат итә [2] һәм алар Мәдинәгә кире кайталар. [32] [2] Мөселман тарихчысы Ибн Әбу Таһир Тайфур (893 елда үлгән) үзенең "Бәләгать ән-Ниса" әсәрендә Кәрбәлә турында ике әсәр яза, алар хатын-кызларның оста чыгышлары антологиясеннән гыйбарәт. [33] [34] Ул ике чыгышның берсен Күфә базарындагы Өмм Күлсүмгә [32], ә икенчесен Димәшктагы Язид сараендагы апасы Зәйнәбкә бәйли. [32] [33] Ләкин, соңрак күпчелек шигый тарихчылары ике вәгазьне дә Зәйнәбкә бәйлиләр, Һиндстан ислам галиме Таһира Кутбуддин моны бик ихтимал дип саный [33] . Беренче вәгазь турында Ибн Тайфур күфәлеләр Мөхәммәд гаиләсен әсирлектә күргәч кайгырганнарын һәм елаганнарын яза. Аннары Өмм Күлсүм (яки Зәйнәб) халыкка мөрәҗәгать итеп, Хөсәеннең үлемендә катнашканнары өчен аларны шелтәли һәм Кәрбәлә вакыйгаларын сөйли [35] [36] .

  1. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #1171177941 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 1 2 3 4 5 Qutbuddin, 2005, 9938 бит.
  3. Adibzadeh, 2013, 37 бит.
  4. Esposito, 2022
  5. Buehler, 2014, 186 бит.
  6. Madelung, 1997, 67 бит.
  7. Gleave, 2008
  8. Shah-Kazemi, 2006, 37 бит.
  9. Esposito, 2003, 15 бит.
  10. Momen, 1985, 25 бит.
  11. Wellhausen, 1901, 18 бит.
  12. Veccia Vaglieri, 2012a
  13. 1 2 3 Qutbuddin, 2005, 9937 бит.
  14. 1 2 3 Madelung, 2003
  15. Hulmes, 2008, 218 бит.
  16. Momen, 1985, 27-28 битләр.
  17. Jafri, 1979, 157 бит.
  18. Madelung, 1997, 331 бит.
  19. 1 2 3 Momen, 1985, 28 бит.
  20. Jafri, 1979, 158 бит.
  21. 1 2 3 4 5 Madelung, 2004
  22. Daftary, 2013, 32 бит.
  23. Madelung, 1997, 322 бит.
  24. Madelung, 1997, 493-8 битләр.
  25. 1 2 Pinault, 1998, 70 бит.
  26. Abbas, 2021, 167 бит.
  27. Wellhausen, 1927, 145 бит.
  28. Hawting, 2000, 46 бит.
  29. Pinault, 1998, 71 бит.
  30. Aghaie, 2007, 117 бит.
  31. Momen, 1985, 30–31 битләр.
  32. 1 2 3 Qutbuddin, 2019, 107 бит.
  33. 1 2 3 Qutbuddin, 2019, 109-10 битләр.
  34. Sayeed, 2008
  35. Qutbuddin, 2019, 111 бит.
  36. Hamdar, 2009, 92 бит.
      . https://archive.org/details/in.ernet.dli.2015.358135. 
      . https://archive.org/details/arabkingdomandit029490mbp/page/n5/mode/2up.