Өммегөлсем (ансамбль, Күл Черкен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өммегөлсем (ансамбль, Күл Черкен) latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк

ӨммегөлсемТатарстанның Буа районы Күл Черкен авылының фольклор ансамбле. 1980 елда оештырылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елны Атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифуллина Алсу Мөхәммәтовна җитәкчелегендә оештырылган.

Ансамбльнең “беренче карлыгачлары” – Әмирханова Сания, Исмакова Хәмидә, Истиева Җәвидә, Хәбибуллина Гөлфия, Фәттахова Мөгаззәмә, Ракиева Мөнифә, Сәлахетдинова Тәүхидәләр. Ул елларда Буа районы сәхнәсендә атна саен бер колхоз коллективы иҗат отчеты белән чыгыш ясаган, шуның өчен колхоз председателе Хәсәнов Әгъзам абый һәм авыл советы рәисе Насретдинов Рәшитләр фольклор коллективны көчәйтү өчен күп көч куялар. Район сәхнәсендә “Өммегөлсем”дә Сәмәрханова Фәния, Нуруллина Венера, Сәмәрханова Миңроза, Насыйбуллина Асия, Гайнуллина Рәзинә, Исмакова Фәния, Гатауллина Галияләр дә чыгыш ясый башлыйлар. Ансамбльгә киемнәр тектерү өчен мәдәният йорты директоры Хәбибуллин Исмәгыйль күп көч куя.

1986 нчы елларда ансамбль “Каз өмәсе”, “Аулак өй” темаларын сәхнәләштереп телевидениегә төшерелә.

1990 нчы елларда Хәйруллина Дания, Хәбибуллина Фәния, Сабирҗанова Гөлфия, Уразаева Рәмзия, Зыятдинова Римма, Гайнуллина Рәзинәләрдән торган икенче төркем вокаль ансамбле “Өммегөлсем” белән берләштерелә.

Ансамбль репертуарында беренче көннән татар халык җыры “Өммегөлсем”, “Челтәр элдем читәнгә” һәм Күл – Черкен авылы җирлегендә генә җырлана торган такмак “Дирадау” бар. Яңа мөнәҗәтләр, үзләре иҗат иткән бәетләргә өстенлек бирелә. “Кич утыру” күренеше безнең авыл өчен генә булган йолаларга нигезләнгән.

Фолкьлор ансамбльнең төп максаты: киләчәк буын өчен үзебезнең туган җиребездә булган гореф – гадәтләрне, җырларны, бию һәм такмакларны саклау,өйрәнү, буыннан- буынга күчерү. Татар халкының аклыгын, моңын яшьләргә җиткерү,туган җиребез белән горурлану хисе булдыру. Монда җыр – моңга сусаган авыл хатын – кызларыбыз кичләрен бергәләп җырлар, төрле кичке уеннар өйрәнгәннәр. Шуларның җитәкчесе Гайнуллина Рәзинә. Хәзер олы апалар урынын яшьрәкләр алыштырган. Алар бергәләп кич утыру, аулак өй, каз өмәсе һәм башка татар халкының гореф – гадәтләре чагылган җыр – биюләрне башкаралар. Район, республика күләмендә үткәрелгән Сабантуй, Түгәрәк уеннарда актив катнашып мактау кәгазьләре алалар.

Олылардан калышмыйча, балалар арасында мәктәбебездә “Гөлкәй” ансамбле эшләп килә. Аны оештыручы укытучы Гыймадиева Динә Ризатдин кызы. Ул үзе дә кайчандыр Алсу Гарифуллина оештырган “Әйлән –бәйлән” ансамбленә яратып йөргән. Ул елларда һәр укучыга матур күлмәкләр тектереп Мәскәү шәһәрендә узган балалар өчен “Утренняя звезда” тапшыруында чыгыш ясаганнар. Уңышлары югары бәяләнгән кызларны “Орленок” лагерена юллама белән бүләклиләр. Бүгенге көндә шунда йөргән Хөсәенова Резидә, Махмутова Резидә, Гыймадиева Динә музыка укытучылары булып эшлиләр.

Районда узган төрле конкурс – бәйгеләрдә кызлар татар халык җырларын җырлыйлар, тарихыбыз белән танышалар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. -Казан. –Татарстан китап нәшрияты. 1988.Б.-5-32.
  • Татар халык иҗаты. Кыска җырлар. – Казан.- Татарстан китап нәшрияты. 1988.Б. 11-33.
  • Энҗе чәчтем – энҗе җыям. Бәетләр, мөнәҗәтләр. Төзүчесе, кереш мәкалә һәм искәрмәләр авторы Урманче Ф.И. – Казан: Мәгариф, 2000. Б.5-10.
  • Ленар Җамалетдин. Буада байлык Буа буарлык.\\ Мәдәни җомга.2007 .31 август.-Б.- 19.