Иркутск өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иркутск өлкәсе татарлары latin yazuında])
(Өркет өлкәсе татарлары битеннән юнәлтелде)
Иркутск өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Иркутск өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Иркутск өлкәсе татарлары — татарларның Иркутск өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.[1]

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр (1686 елга кадәр острог) 1661 елда нигез салынуга карамастан, биредә хезмәт итүче татарлар һәм Бохара сәүдәгәрләре була, мөселман общинасы соңрак барлыкка килә. Идел буеннан татарларының Иркутск губернасына актив күченүе XIX гасырның икенче яртысында башланган. Тик беренче мөселман общинасы губерна үзәгендә түгел, ә Иркутск өязендә оеша. Өяз авылларында бер катлы мәчетләр, мөәзин мәйданы булган агач биналар итеп төзелә.

1917 елга губернада барлыгы 23 мәчет эшли. Иркутскның үзендә татар мөселман общинасы 1860 елда оешкан, ләкин шәһәрдә мәчетләр озак вакыт булмаган: бәйрәмнәрдә Пивовариха авылына (Николоямская авылы шулай дип атала) намаз укырга барганнар. Мәчет, хакимиятләрнең күп еллар төзүгә ризалык бирүдән баш тартуыннан соң, 1897 елда гына төзелгән.

1905 елда Иркутск Мөселман хәйрия җәмгыяте уставы раслана. Бу мөселман җәмгыятенең рус телендә төзелгән, типография ысулы белән бастырылган беренче танылган документы була. Җәмгыятьнең барлыкка килүе мөселман-прогрессистлар хәрәкәте белән бәйле. Җәмгыять хәйрия әгъзаларына ярдәм итү белән шөгыльләнә, мөселман зиратларын күзәтеп тора, төрмәдә тоткыннарга, солдатларга һ. б. ярдәм итә.

Җәмгыять тарихында мөхтәсиб — баш мулланың җәмәгать тормышының һәм көнкүрешенең төрле өлкәләрендә шәригать һәм әхлак нормаларын үтәү өчен җавап бирүче вазифасы барлыкка килүе мөһим момент була. Иркутск, Енисей губерналары һәм Байкал арты өлкәсенең 45 мөселман мәхәлләсе аның карамагында булган. Әмма вазыйфа нибары өч ел — 1917 елдан алып 1920 елга кадәр генә булган.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркутск өлкәсендә татарлар саны 22,9 мең кеше тәшкил итә (22 882 кеше, 2010 елда өлкә халкының 0,94% ы).

Иркутск өязенә күченгән татарларның беренче җәмгыяте 19 йөз уртасында оештырыла (Биликтуй һәм Новоямский авыллары). 19 йөз ахыры - 20 йөз башында Иркутск, Нижнеудинск шәһәрләрендә, Усолье-Сибирское, Черемхово, Залари, Голуметь, Александровский, Слюдянка, Култук, Зима, Тайшет авылларында, яңа җирләргә күченгән Кулиш, Тарея, Долгановский, Черемшанка, Харагун, Шаховская һ.б. торак пунктларда татар җәмгыятьләре оештырыла. Татар халкы ташкүмер шахталарында, төзелештә эшли; игенчелек, олаучылык, сәүдә белән шөгыльләнә.  

1898 елда Иркутскида җамигъ мәчет ачыла, аның каршында ир балалар өчен мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп эшли. Татарлар урнашкан башка җирләрдә дә мөселманнарның гыйбадәт кылу урыннары, уку йортлары була.  

1905-17 елларда Иркутскида Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыяте, «Бертуган Шәфигуллиннар һәм Әхтәмовларның сәүдә йорты» эшли. 

1920-елларда Иркутск өлкәсе территориясендә 40лап татар мәктәбе, балалар йортлары (Иркутскида - 2, Нижнеудинск, Голуметь, Манзуркада - 1 әр), М. Вахитов исемендәге эшчеләр клубы һәм пионерлар коммунасы (Иркутск), китапханәләр, уку өйләре (Иркутск, Черемхово, Залари, Голуметь, Зима, Николаевский Завод) була. 

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 еллар азагыннан берничә татар иҗтимагый оешмасы, 10 артык фольклор коллектив эшли. Хәзерге вакытта милли-мәдәни үзәкләр Иркутскида, Ангарскида, Черемховода, Усолье-Сибирскоеда, Братскта, шәһәр тибындагы Залари, Оса һәм Новонукутский посёлокларында; Халык иҗаты йортлары, төбәк этнографик-тарихы музее (Залари, Кулиш), «Бүләк» халык фольклор коллективы (Иркутск) эшли. Оса, Залари, Чунский районнары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Иркутск, Ангарск, Черемховода якшәмбе татар сыйныфлары эшли.[2]

Иркутск өлкә мөселман җәмгыятенә теркәлгән 8 мөселман җәмгыяте керә (2004).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татары // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. Татар энциклопедиясе., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-02-27 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]