Өченче чирмеш сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өченче чирмеш сугышы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Өченче чирмеш сугышы
Төп низаг: Чирмеш сугышлары
Дата

1581—1585

Урын

хәзерге Мари Ил, Чуашстан, Нижгар өлкәсе, Татарстан

Сәбәп

дәүләт хакимиятенә, урыслаштурга һәм көчләп чукындыруга каршылык күрсәтү

Нәтиҗә

патша гаскәренең җиңүе

Көндәшләр
чирмешләр, татарлар, удмуртлар, чуашлар, башкортлар Русия патшалыгы
Сәргаскәрләр
билгесез Явыз Иван
Фёдор Иван улы
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Икенче чирмеш сугышы (чирм. Кумшо марий сар) — Патша хакимияте сәясәтенә каршы чирмеш халкының күтәрелеше. Күтәрелештә башка Идел буе халыклары катншканнар.

Күтәрлеш 1581 елның язын башланган: татарлар, иштәкләр һәм мансыйлар Строгановлар биләмләренә һөҗүм иткәннәр. Соңрак чуалышлар Идел буена да күчкән: аңа болын һәм таулы чирмешләр, Казан татарлары, удмуртлар, чуашлар һәм башкортлар кушылганнар. Баш күтәрүчеләр Казанны, Зөяне, Чабаксарны камап алганнар. Күтәрелшне бастыруына Ливон сугышыннан бушап калган гаскәре юнәлдерә.

1581—1582 елның кышын таулы чирмешләрнең күтәрлеше башланган, аларга каршы Чабаксардан өчполклы гаскәр җибәрелгән. Шул гаскәрне чирмешләр тар-мар иткәннәр. Бу шартларда патша таул чирмешләрнең илчеләрен кабул иткән һәм аларның таләпләрне канәгатьләндерергә риза булганлыгын белдерде, ләкин шул ук вакытта болын чирмешләре баш күтәрделәр. 1583 елда күтәрелешкә, воеводаларны, әрхиепскопны һәм башка урысларны үтереп, Казан татарлары да кушылганнар. Патша алар артыннан яңа гаскәрне җибәрә, әмма ул да җиңелә.

Соңрак күтәрүчеләргә каршы яңа бишполклы гаскәр җибәрелә. Бу гаскәр җәзалау операцияләрне үткәрә һәм дә Козьмодемьянск, Чар, Царевосанчурск кальгаләренә нигез сала. 1584 елның язын бу гаскәр соңгы яу чаба. 1585 елның язын чирмешләр солых үтенеп сорыйлар. Борис Годунов, баш күтәрүчеләргә патшаның үз гаебен таныганнарны ярлыкау итәчәген раслаган; алар үз аксаклларын Мәскәүгә җибәргәннәр һәм алар тугрылыкка ант иттеләр.

Чирмешләргә тимерчелек һөнәре белән шәгыльләнү, шәһәрләрдә яшәү һәм аларда куна керү тыелган. Аларны эре елгалар ярларыннан (мәсәлән, Нократ) сөрелгәннәр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]